Нуриман районы татар авыллары

Нуриман районы (рус. Нуримановский район, баш. Нуриман районы) — Башкортстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан район.

Нуриман районы

Районда барлыгы 52 авыл бар, шуларның 20-се татар авылы.[1][2]

Районда татар авыллары: Яңа Субай, Нур, Нимесләр, Истерек, Үкәрле, Урман, Кече Теңкәш, Зур Теңкәш, Байгилде, Бикморза, Кызыл-Бәрҗәү, Гыйззәт, Кушкүл, Саргаяз, Иркенлек, Кызылъяр, Кече Шады (чирмешләр белән), Первомайск. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]

Яңа Субай һәм Нур авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Яңа Субайны Мишкә мишәрләре нигезләгән, Нур авылы аннан 1920-елларда бүленеп чыккан. Мишәрләр, шулй ук Иске Бүреч, Яңа Бүреч, Сәрвә авылын да нигезләүдә катнашканар, беренче ике авылны ясаклы татарлар да, Сәрвәне башкортлар, руслар да нигезли.

Нимесләр, Истерек, Үкәрле, Урман, Кече Теңкәш, Зур Теңкәш, Байгилде, Бикморза, Кызыл-Бәрҗәү, Гыйззәт, Кушкүл, Саргаяз,Иркенлек, Кызылъяр, Рәтүш, Кече Шады (чирмешләр белән), Чандар (руслар белән), Первомайск авылларында казан татарлары яши. Бу авылларда бүгенге Татарстанның көнчыгыш районнарыннан халык килеп төпләнә (Актаныш, Минзәлә якларыннан).

Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше,[4] мишәр авылларында байкыбаш сөйләше таралган.[5]

Юкка чыккан татар авыллары: Киров, Бүләк, Имәнтау, Торна-Ялан, Комсомол, Саескан, Наратлы, Каенлы, Сем.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Нуримановский район.
  3. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  5. Рамазанова Д. Б., Хайрутдинова Т. Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань, 1985.
  6. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.