Нурзадә Вәлиуллина

Нурзадә Вәлиуллина, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф[1]) кызы Вәлиуллина (19.. елның 28 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Сөрде) — җырчы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, «Гөлзадә» иҗат студиясе солист-вокалисты. Татарстанның атказанган артисты (2019). 2001 елдан һөнәри сәхнәдә.

Нурзадә Вәлиуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Нурзадә Фирдинант кызы Вәлиуллина

Туу көне

28 май

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Сөрде

Эшчәнлек еллары

2001 ― х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Гөлзадә» иҗат студиясе

Хезмәттәшлек

Мәйдан TV

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Нурзадә

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Арча районы Сөрде авылында туган. Әтисе Рәдиф — ветеринар , әнисе Рәмзия — авыл клубының мәдәният җитәкчесе булган. Балачагы Арча районының Шура авылында сугыш ветераны булган бабасы Шәфикъ һәм әбисе Шәмсәфыйка Хәмидуллиннар йортында узган. Әнисе икенче кат кияүгә чыккач, Нурзадә Яңа Кенәр авылына күчеп килә, үги әтисе — КФЭИ тәмамлап, бухгалтер булып эшләүче Фирдинантка хөрмәт белән карый һәм аны әтисе дип саный[2]. Яңа Кенәр урта мәктәбеннән соң, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын (француз-инглиз телләре) тәмамлаган. Казан мәктәпләрендә өч еллап инглиз теле укыткан. Тавышы бетә башлагач, табиб киңәше белән, профессиясен алыштыра: Татарстан Милли китапханәсенә китапханәче булып эшкә күчә. Китапханәдә эшләгәндә, параллель рәвештә баштарак Татарстанның атказанган артисты җырчы Закир Шаһбан төркемендә, соңрак Татарстанның халык артисты җырчы Искәндәр Биктаһиров төркемендә җырлый. «Гөлзадә» иҗат студиясе» иҗтимагый оешмасы солист-вокалисты. Соңыннан мөстәкыйль эшли башлый. 2006 елның ноябрендә Казан тамашачысына беренче концертын тәкъдим итә[3]. Туйлар, корпоратив һәм юбилейлар алып бара. Казан мәдәният институтының эстрада һәм джаз бүлеген тәмамлаган (2019). Кияүдә түгел. Казан янындагы Көек бистәсендә яши[4].

Иҗаты үзгәртү

Вокал буенча укытучысы — Татарстанның халык артисты Люция Хәсәнова. Эстрада һәм халык җырларын башкаручы буларак киң катлау тамашачыларга һәм радиотыңлаучыларга Нурзадә исеме астында билгеле. Профессиональ эстрадада 2001 елдан эшли. Музыкаль архивларда табылган халык җырларын аранжировкалау белән шөгыльләнеп, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова кебек җырчылардан сәхнә осталыгы тәҗрибәсен өйрәнә. Нурзада шулай ук яшь башкаручыларга үз җырларын тәкъдим итә, башка артистларга клип сценарийлары яза. Концерт программалары төзи, тамашачылар алдында чыгыш ясый, радиода җырлар яздыра һәм музыка иҗат итә. 2001 елда язган җыры — «Саклагыз булганнарын».

Репертуарында шаян җырларга өстенлек бирүче җырчы. «Сәхнәгә җыр белән биюне бергә алып чыгу танытты»,- дип саный. Кайбер җырлары: «Кояшым», «Саклагыз булганнарын», «Онытылмас мәхәббәт», «Ярамыйга карамый», «Канатыбыз каерылмасын», «Хуш килдегез, кунаклар», «Өмет җыры», «Туган көн», «Синең өчен яшим мин бу дөньяда», «Карлар ява», «Кенәрем», «Тимә күңелләремә», «Кышкы моңнар», «Мәхәббәт», «Безнең җизни», «Яратып яшәү кирәк», «Әлинур-Гөлинур», «Очрашу җыры», «Кояшым», «Кагылмагыз ялгыш», «Алия-Гөлия», «Карлар», «Аңлашу», «Мәхәббәт, китмәле», «Син бит Ходайдан бүләк», «Туган көн», «Бәхетле булыгыз», «Эх, карап торуларың»[5] һ. б.

 
«Күңелем кояшы» (альбом, 2006)

Дискография үзгәртү

Беренче альбомын 2002 елда чыгара.

  • 2002 — Җылы сүз.
  • 2006 — Күңелем кояшы. CD
  • 2008 — Бәхет юллары. CD
  • 2009 — Бәхет юллары. DVD
  • 2012 — Кадерен белгәннәргә. МРЗ
  • 2016 — Алтыным син. МРЗ[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Алинә Айдарова. Нурзадә: «Бәлки тиң ярымны очратырмын». «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 1, 11нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү