Нургали Фәткулов

Якут АССР ХКШ рәисе (1938-1940)

Нургали Фәткулов, Нургали Гыйззәт улы Фәткулов (рус. Нургали Гизетович Фаткулов, 1900 ел, РИ, Якутск өлкәсе, Якутск ― билгесез) ― совет партия һәм хуҗалык эшлеклесе, Якут АССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе (1938―1940), 1944―1946 елларда Якутск шәһәр башкарма комитеты рәисе, беренче чакырылыш СССР һәм Якут АССР Югары Советлары депутаты[1].

Нургали Фәткулов
Якут АССР ХКШ рәисе
Вазыйфада
1938 елның 29 июле – 1940 елның марты
Аңа кадәр Степан Аржаков
Дәвамчысы Владимир Муратов
Шәхси мәгълүмат
Туган 1900(1900)
РИ, Якутск өлкәсе, Якутск
Үлгән билгесез
билгесез
Сәяси фирка КПСС

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1900 елда Якутскида туган. Якутск реаль училищесын тәмамлаган[2].

1918 елдан хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә. 1918―1955 елларда — Олёкминск районы[d] элемтә идарәсенең телеграф конторасы башлыгы, 1927―1930 елларда Бөтенсоюз профсоюзлар Үзәк Советы каршындагы профсоюз хәрәкәте югары мәктәбе курслары укучысы[2], Якут өлкә элемтә хезмәткәрләре һөнәри берлеге советы секретаре, ВКП(б) Якут өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире, ВКП(б)ның Якут өлкә контроль комиссиясе рәисе, Якут АССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары, ВКП(б) Якут өлкә комитетының сәүдә бүлеге мөдире, ВКП(б)ның Алдан район[d] комитетының 1нче секретаре, Якут АССР Халык Комиссарлары Шурасы (ХКШ) рәисе (1938―1940), Якут АССР коммуналь хуҗалык халык комиссариатының «Якутстрой» тресты идарәчесе, Якутск шәһәр советы башкарма комитеты рәисе (1944―1946), Дәүләт балык трестының (рус. Госрыбтрест) идарәчесенең кадрлар буенча ярдәмчесе, СССР Фәннәр Академиясенең Якутск филиалында Фәнни китапханә мөдире[2].

СССР Югары Советының 1нче чакырылыш депутаты итеп сайланган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казань в духовном развитии Якутии. Yakutia-daily.ru
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Фаткулов Нургали Гизетович. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898 - 1991(рус.)

Сылтамалар үзгәртү