Нургали Мөхәммәтгали улы Галиев (1914 елның 25 мае, Сарманай1977 елның 28 апреле, Ашхабад) — Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең кызылармеецы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы (1943).

Нургали Галиев
Туган 25 май 1914(1914-05-25)
Шарлык районы, СССР
Үлгән 28 апрель 1977(1977-04-28) (62 яшь)
Ашкабад, Төрекмәнстан ССР, СССР
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Нургали Галиев 1914 елның 25 маенда Сарманай авылында (хәзер — Ырынбур өлкәсенең Шарлык районы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. Кечкенәдән әти-әнисез кала, балалар йортында тәрбияләнә. Башлангыч белем ала. Төрекмәнстан ССРда яши, Мари өлкә су хуҗалыгы идарәсендә ташчы булып эшли, Солтан-Бентта плотина төзүдә катнаша.

1941 елның октябрендә Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә Иолотань район хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәт итәргә чакырыла[1].

1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Воронеж, Дала, 2 нче Украин фронтларында барган сугышларда катнаша. Воронеж оборонасында, Курск сугышында, Украин ССРны азат итүдә катнаша. 1943 елның сентябренә кызылармеец Нургали Галиев Дала фронтының 7 нче гвардия армиясенең 213 нче укчылар дивизиясенең 387 нче аерым сапёр батальонының сапёры була. Днепр өчен көрәш вакытында аерылып тора.

1943 елның 26-27 сентябрь төнендә Галиев үз бүлекчәсе составында Украинаның Полтава өлкәсе Кобеляк районы Переволочна авылы (хәзер — Светлогорское) тирәсендә Днепр аша совет частьләрен күчерүне оештыра, паромда причальный вазыйфасын башкара, йөзүчеләргә ярдәм итә. Пушкаларны күчерү башкарылганда, ярдан йөз метр ераклыкта паром дошман снаряды кыйпылчыклары белән бәрдерелә. Бу хәл сугыш әйберләре, кораллар һәм кешеләр белән тулган паромның батуына китерергә мөмкин булган. Галиев суга ташлана һәм бату мөмкинлеген кичектереп, паромны аркан ярдәмендә ярга таба алып бара. Паром кичүе җиде тәүлек дәвамында бара һәм бу вакыт эчендә Галиев алмашсыз үзенең хәрби постында була[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1943 елның 26 октябрендәге «Днепр елгасын уңышлы кичү, Днепр елгасының көнбатыш ярында плацдармны ныгыту һәм киңәйтү» өчен кызылармеец Нургали Галиевка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

1944 елның кышында Кривой Рог астында Недайвода авылы янында сугышканда Галиев авыр яраланып, күрү сәләтен югалта, шуннан соң демобилизацияләнә. Төрекмәнстанга кайта. Мары шәһәрендә, аннары Ашхабадта яшәгән. 1977 елның 28 апрелендә вафат була[1].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Нургали Галиев «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Сылтамалар үзгәртү