Норлат аграр техникумы

Норлат аграр техникумы, уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[1] белән расланган уставы нигезендә Нурлат аграр техникумы, (рус. Нурлатский аграрный техникум ) — Татарстанның Норлат шәһәрендә (1938 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1961 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[2].

Норлат аграр техникумы
Тармак авыл хуҗалыгы
Нигезләнү датасы 1979
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Норлат районы һәм Норлат
Идарә итүче орган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Адрес 423040, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Норлат шәһәре, Ленинград урамы, 15 йорты
Карта

Техникум бинасы
Техникум филиалы бинасы. Чирмешән
  • Норлат районы Корманай (Кизләү) мәктәбе бинасында эшләгән 33нче авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-33) (423001 ТР Норлат районы, Корманай (Кизләү), Мәктәп ур., 2а) базасында ачыла[3].
  • 2001-2010 арасында 99нчы санлы Норлат һөнәри лицее буларак билгеле.
  • 2011 елда ТР министрлар кабинеты карары[4] белән 99ны санлы Норлат һөнәри лицее (ПЛ-99) Норлат аграр техникумы итеп үзгәртелә[5].
  • 2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] белән 106нчы санлы Чирмешән һөнәри училищесы (423100 ТР Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Полевая урамы, 1нче йорт) Норлат аграр техникумының филиалы итеп үзгәртелә (филиал җитәкчесе — Владимир Александр улы Островский).

Белгечлекләр

үзгәртү

Уку йорты ачылганнан бирле 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән[7].

2017-2018 уку елына Норлат аграр техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 205 студент кабул ителә.

  • Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты
  • Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау
  • Автомеханик
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы

Шәхесләр

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү
  • 1979-???? — ???
  • ???????? — ???
  • ????2017 — ???
  • 2017-2019 — Ранас Нурулла улы Нутфуллин
  • 2019–2025 — Алевтина Александр кызы Граф

Укытучылар

үзгәртү


Тәмамлаучылар

үзгәртү



Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 4910/15 20.04.2015
  2. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-13 
  3. Корманай (Кизләү) мәктәбенең «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2019-08-02, retrieved 2017-05-13 
  4. ТР министрлар кабинеты карары № 527 29.06.2011
  5. «Рәсми Татарстан» порталында(үле сылтама)
  6. ТР министрлар кабинеты карары № 209 27.03.2013
  7. 35 лет Нурлатскому аграрному техникуму. «Профобразование» интернет-басмасы, 13.10.2014
  8. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү