Кенәз кызы Нино яки Чавчавадзе Нина Александровна (гөрҗ. ნინო ჭავჭავაძე გრიბოედოვისა; 23 октябрь (4 ноябрь) 1812[1]28 июнь 1857) — грузин аксөяк хатын-кызы, җәмәгать эшмәкәре һәм шагыйрь кенәз Александр Чавчавадзеның һәм кенәз кызы Саломея Ивановна Орбелианинең кызы, рус драматургы һәм дипломаты Александр Грибоедовның хатыны.

гөрҗ. ნინო ჭავჭავაძე გრიბოედოვისა
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Гөрҗистан
Туу датасы 4 ноябрь 1812(1812-11-04)
Туу урыны Цинандали[d]
Үлем датасы 28 июнь 1857(1857-06-28) (44 яшь)
Үлем урыны Тбилиси, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлем сәбәбе Ваба
Җирләнгән урыны Мтацминда[d]
Кабер сурәте
Ата Александр Гарсеванович Чавчавадзе[d]
Ана Саломе Ивановна Орбелиани[d]
Кардәш Екатерина Александровна Чавчавадзе[d] һәм Давид Александрович Чавчавадзе[d]
Ире яки хатыны Александр Грибоедов
Язма әсәрләр теле рус теле
Һөнәр төре рәссам
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Нина Чавчавадзе Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Кияүгә чыкканга кадәр үзгәртү

Нина Чавчавадзе Цинандали усадьбасында туган. Яшүсмер сагында ук гаҗәп матурлыгы, манераларын зәвыгы һәм изге күңеле белән аерылып торган. 1822 елда Тифлиста хезмәт иткән Грибоедов еш кына кенәз Чавчавадзе өйендә булган һәм кызга музыка дәресләре биргән. Ираннан кайтышлый 1828 елда Грибоедов берничә ай Тифлиста үткәрә. Зураеп киткән Нинаны күреп[2], аның матурлыгына таң кала, аны мадонна Мурильо белән чагыштыра[3]. Н. Н. Муравьев-Карский хатирәләре буенча, Грибоедов башта аңа гашыйк булган икенче кешене — Ермолов Сергей Николаевичны, данлыклы генералның ике туган энесен ачуландыру өчен үзенең Нинага гашыйк булуы турында дан тарата[4]. 16 июньдә ул Нинага яратуы турында сөйли, соңыннан аның әтисенең ризалыгын ала. 1828 елның 22 августында (3 сентябрь) Тифлисның Сиони соборында никах тантанасы үтә. Грибоедовка 33 яшь, Нинага ни бары 16 яшь була. Ривәятләр раславынча, никах вакытында бизгәктән газапланган кейәүнең кулыннан никах балдагы төшеп китә, бу начар ырым дип санала.

Фаҗигале никах үзгәртү

Тиздән Грибоедов эшчәнлеге буенча тагын да Персияга барырга тиеш була; яшь хатын аны Тәбризгә кадәр озата бара, ул инде йөкле була һәм еш авырый. Нинаны ят җирдә яшәтергә һәм куркыныч сәяхәткә дучар итәргә авырсынып, Грибоедов 1828 елның декабрендә хатынын берничә ай яшәгән шәһәрдә калдырып саубуллаша да ялгыз Тәһранга китә. Үзенең сирәк бер хатында ул аңа Тифлиска кайтырга киңәш итә, чөнки Иранда миссиясе озакка сузыла. Нина атасы ярдәмендә Грузияга уңышлы кайта. 1829 елның башында Нина рус миссиясенең фанатик төркем тарафыннан тар-мар ителүе һәм иренең үтерелүе турында ишетә (аның саулыгы өчен куркып бу хәбәрне яшерергә маташалар); бу баланың иртә тууына китерә, ул бер көн яши дә үлә.

Хәтер үзгәртү

 
Нина Чавчавадзе вафаты елында

Грибоедовның гәүдәсе Тифлиска килгәч тол хатын, мәрхүмнең теләген үтәп, аны изге Давид чиркәве янында җирлиләр (хәзер анда Мтацминда пантеоны урнашкан); Бу 1829 елның 18 июне була. Аның күрсәтмәсе буенча Грибоедов кабере өстендә язу белән һәйкәл куела.

  Акыл һәм эшләрең рус хәтерендә мәңге үлемсез, әмма ни өчен минең мөхәббәтем сине кичерде?  

Нина Чавчавадзе-Грибоедова бөтен калган гомере буенча иренең якты истәлегенә матәм киеп Цинандали яки Тифлиста үткәрә. Шуңа да ул бер вакытта да икенче тапкыр кияүгә чыкмый һәм бөтен тәкъдимнәрне дә кире кага (нигездә җавапсыз аңа утыз ел гашыйк шагыйрь һәм генерал Григорий Орбелианине). Аның фажигале һәлак булган иренә тугрылыгы аның тормышында ук легендар була; Нина Чавчавадзены исеме Тифлис халкының хөрмәте белән уратып алына, Нинаны Тифлисның кара чәчәге дип атыйлар. 1857 елда Тифлиста токанып киткән эпидемия вакытында холерадан вафат була.

1879 елда шагыйрь Яков Полонский аның истәлегенә шигырь арнай:

 

…Там, в тёмном гроте — мавзолей,
И — скромный дар вдовы —
Лампадка светит в полутьме,
Чтоб прочитали вы
Ту надпись и чтоб вам она
Напомнила сама —
Два горя: горе от любви
И горе от ума.[5]

 

Искәрмәләр үзгәртү