Николай Горизонтов
Николай Горизонтов (Николай Иван улы Горизонтов, 11 (23) май 1879, Казан, Россия империясе — 29 апрель 1949 (69 яшь), Новосибирск, Новосибирск өлкәсе, РСФСР, СССР) — СССР акушер-гинекологы, Тум унвиерситетында һәм Новосибир медицина институтында акушерлык һәм гинекология кафедралары мөдире.
Николай Горизонтов | |
---|---|
Туган | 11 (23) май 1879 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 29 апрель 1949 (69 яшь) Новосибирск, Новосибирск өлкәсе, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | гинеколог, акушер |
Эш бирүче | Томск дәүләт университеты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Биографиясе
үзгәртүНиколай Иванович Горизонтов 1879 елның 11(23) маенда Казанда туган. Әтисе - Иван Тимофеевич Горизонтов-Томскида туган, 1876 елда Казан руханилар академиясен тәмамлаган.
Николай Казан руханилар училищесында, аннары семинариядә укый, ләкин тәмамламый.
Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган (икенче мәгълүмат буенча Дерпт университетын тәмамлаган).
Казан университетының медицина факультетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы ассистенты (җитәкчесе профессор Виктор Сергеевич Груздев).
1914 елның 8 гыйнварында В.С. Груздев киңәше белән Фрайбургка немец акушер-гинекология клиникаларында гинекологик рентгенотерапия һәм радийтерапия эше куелышы белән танышу өчен командировкага җибәрелә. Ул анда 7 ай була һәм 1914 елның 2 августында Россиягә кайта. Германиядә алынган тәҗрибә Казанда нур терапиясен куллана башларга мөмкинлек бирә. Шул ук 1914 елда 11 авыру рентген нурлары белән дәвалана, аларга 136 сеанс җитештерелә.
1917 елдан башлап Томск университетында акушерлык һәм гинекология кафедрасын җитәкли. Аның җитәкчелегендә кафедрада гинекология авыруларын диагностикалауның һәм дәвалауның яңа алымнары, шул исәптән рентгенорадиотерапия кулланып эшләнгән, гинекология эндокринологиясенә зур урын бирелгән. Томск бальнеофизио-терапия институты (хәзер Томск курортология һәм физиотерапия фәнни-тикшеренү институты) базасында кафедра хезмәткәрләре хатын-кыз җенес өлкәсендәге яман шешләрне рентгенотерапияләүгә кагылышлы берничә тикшеренү үткәрә.
Н. И. Горизонтов һәм кафедра хезмәткәрләре тырышлыгы белән 1924 елда акушерлык-гинекология хастаханәсе (хәзер Н.А. Семашко исемендәге бала табу йорты) төзелә. Николай Горизонтовның дөньяда югары бәя алган акушерлык һәм гинекология буенча бик күп хезмәте басылып чыккан. 1932 елда Горизонтов Новосибирскига күчеп килә, анда табибларны камилләштерү институтында акушерлык һәм гинекология кафедрасын җитәкли.
1938 елда Новосибирск медицина институтында акушерлык һәм гинекология кафедрасын оештыра, вафатына кадәр җитәкли.
РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе. НГМУНЫҢ мактаулы профессоры[6].
1949 елның 29 апрелендә Новосибирскида вафат була.
Бүләкләре
үзгәртүХезмәт Кызыл Байрагы ордены (21.07.1944)
Фәнни хезмәтләре
үзгәртү- Горизонтов Н. И. Имплантация фалопиевых труб в матку: брошюра. — Б.м.: б. и., 1934. — 12 с.
- Горизонтов Н. И. К вопросу об отношении плаценты к функции грудной железы и о влиянии экстрактов плаценты на молочную секрецию: монография. — Саратов: Типография Союза Печатного Дела, 1912. — 30 с.
- Горизонтов Н. И. Материалы к учению о вторичной бугорчатке женских половых органов: Патолого-анатомическое и экспериментальное исследование: монография. — Казань: Типо-литография Императорского Университета, 1909. — 258 с.
- Горизонтов Н. И. К патологии прибавочных труб: монография. — Петроград: Типография П. П. Сойкина, 1917. — 27 с. — 00.00 р.
- Горизонтов Н. И. Материалы к учению о вторичной бугорчатке женских половых органов: Патолого-анатомическое исследование: монография. — Казань: Типо-литография Императорского Университета, 1909. — 258 с. — 00.00 р.
- Горизонтов Н. И. К вопросу об отношении плаценты к функции грудной железы и о влиянии экстрактов плаценты на молочную секрецию: монография. — Саратов: Типография Союза Печатного Дела, 1912. — 31 с. — 00.00 р.
- Горизонтов Н. И. К вопросу о «малом кесарском сечении»: брошюра. — Казань: б. и., 1926. — 17 с.
- Горизонтов Н. И. Об эндометриозе женских половых органов и в частности шейки матки: брошюра. — Казань: б. и., 1934. — 15 с.
- Горизонтов Н. И. Об эндометриозе женских половых органов и в частности шейки матки: брошюра. — Казань: б. и., 1934. — 16 с.
- Горизонтов Н. И. К вопросу о глубоких диффузных разрастаниях слизистой оболочки матки в толщу миометрия: брошюра. — Казань: б. и., 1934. — 40 с. — 00.00 р.
- Горизонтов Н. И. К вопросу об аденомиомах рукава: учебное пособие. — Казань: б. и., б. г. — 32 с. — 00.00 р.
- Горизонтов Н. И. Опыт вагинального применения грязи Карачинского озера при женских болезнях: брошюра. — Томск: б. и., б. г. — 18 с.
- Горизонтов Н. И. Болезни наружных половых органов: брошюра. — Томск: б. и., б. г. — 56 с.
Әдәбият
үзгәртүГоризонтов, Николай Иванович // Томск от А до Я: Краткая энциклопедия города. / Под ред. д-ра ист. наук Н. М. Дмитриенко. — 1-е изд. — Томск: Изд-во НТЛ, 2004. — С. 78. — 440 с. — 3000 экз. — ISBN 5-89503-211-7.