Нигяр ханым (тур. Nigâr Hanım, ғосман. نگار خانم; 1856, Истанбул, — 1 апрель, 1918, Истанбул) — госман шагыйрәсе һәм язучысы[4][5].

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Госман империясе
Титул Khanum[d]
Туу датасы 1856[1][2][3]
Туу урыны Истанбул, Госман империясе
Үлем датасы 1918[1][2]
Үлем урыны Истанбул, Госман империясе
Җирләнгән урыны Ашиян[d]
Һөнәр төре шагыйрь, язучы, журналист
 Нигяр ханым Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Нигяр ханым килеп чыгышы буенча венгр, аның атасы Макар Госман-паша Венгрия революциясе (1848-1849) башланганнан соң 1848 елда Венгрияндан Госман империясенә кача. Нигяр 1856 елда Истанбулда туа. Ул шәһәрнең Кадыкей районындагы француз мәктәбендә укый, бик иртә яшеннән фортепианода уйнарга өйрәнә, моннан тыш төрек, гарәп һәм фарсы телләрен репетитор ярдәмендә өйрәнә. Аннары ул француз, грек, немец телләрен бик яхшы белә; итальян, әрмән, гарәп, фарсы һәм венгр телләрендә чагыштырмалы яхшы күләмдә укый һәм яза, гомуми алганда сигез телне белә[6]. Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләрен яхшы белә: француз әдәбиятен яратып укый һәм француз телендә шигырьләр яза башлый. Башта язылган шигриятенә традицион диван стиле хас, әммә соңрак иҗаты Мәхмүт Экрем Рэджаизаде һәм башка авторлар иҗаты йогынтысы астында модерн стилен яхшы күрә башлый. Нигяр ханым төрек әдәбиятенә көнбатыш стилен кертә һәм Танзиматттан соңгы чорда Госман империясенең алдынгы шагыйрәсе булып китә. Аның шигриятенә хатын-кыз стиле хас. Шул ук вакыттагы төрек газеталарында да аның шигъри юллары еш кына басылып чыга[7].

Гуманитар эшмәкәрлеге өчен ул солтан Габдел Хәмиттән II дәрәҗә Шәфкатьлелек орденын ала.

Гомеренең соңгы елларында, авыру сәбәпле, кеше арасына сирәк чыга, бикләнеп өйдә утыруны хуп күрә. Нигяр ханым Истанбулда 1918 елның 1 апрелендә вафат була[8].

Шәхси тормышы үзгәртү

Атасы аны ундүрт яшендә кияүгә бирә, әммә берничә елдан соң никах таркала, һәм алар аерылыша. Нигярнең Салих Керамет улы булуы билгеле. Ул Госман империясенең соңгы хәлифе Габдел-Мәҗит Икенченең балаларын укыта. Госманнар династиясе әгъзаларын илдән куу турында 1924 елның 3 мартында 431 нче санлы канун чыкканнан соң Салих Керамет Габдел Мәҗит белән бергә Төркиядән чыгып китә.

Үз дәвере өчен Нигяр ханым җәмгыяттә билгеле шәхес була. Шагыйрә карьерасыннан тыш, аның яшәү рәвеше җәмгыяткә һәм XIX гасыр азагында — XX гасыр башында хатын-кызларның киләчәк тормышына зур йогынты ясый[9]. Ул, феминистка булмавына карамастан, хатын-кызлар хокуклары турындагы карашлары үз заманыннан шактый алда бара.

Библиографиясе үзгәртү

Шигырьлардан тыш Нигяр ханым берничә чәчмә әсәр яза һәм тәрҗемәләр белән шөгыльләнә.

Аның төп эшләренең исемлеге:

Шигърият:

  • I Efsus (1877)
  • II Efsus (1891)
  • Nîrân (1896)
  • Aks-i Sada (1900)
  • Safahat-Kalb ı (1901)
  • Elhan-Vatan ı (1916)

Пьесасы:

  • Tesir-i Aşk

Мемуарлары:

  • Hayatımın Hikâyesi (1959 басыла)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 WomenWriters
  2. 2,0 2,1 Faceted Application of Subject Terminology
  3. FemBio database
  4. Altıkulaç Demirdağ, Refika (2015). "Şair Nigâr Hanım'ın Eserlerinde Geleneksel Eğitim Anlayışı: ‘Anna’ Dili ve Eleştirisi". International Journal of Languages’ Education and Teaching: 2316-2324. .
  5. Altıkulaç Demirdağ, Refika (2015). Nigâr Hanım Toplu Şiirleri. Salkımsögüt. .
  6. Nazan Bekiroğlu, Şair Nigar Hanım, İstanbul, 2008 sf 241 {{{башлык}}}.
  7. Nazan Bekiroğlu, Şair Nigar Hanım, İstanbul 2008 sf. 267. .
  8. Nazan Bekiroğlu. www.nazanbekiroglu.com. 2016-04-18 тикшерелгән.
  9. Kenan Akyüz, (1953 4.baski 1982) Batı Tesirinde Turk Şiiri Antolojisi 1860-1923, İstanbul: İnkılap Kitabevi, s. 217-218. .

Әдәбият үзгәртү

  • Hanım Şair Nigar (Inceleme; Iletişim Yayınları, 1998)
  • Cosman, Кар, and Joan Keefe, and Kathleen Weaver, Poets women of The Book Penguin, 1978 Lane Allen London

Сылтамалар үзгәртү