Нейтрон йолдыз - йолдызлар эволюциясенең соңгы нәтиҗәләренең берсе, күбесенчә нейтроннардан торган үтә тыгыз йолдыз.

Нейтрон йолдыз
Сурәт
Схематик иллюстрациясе
 Нейтрон йолдыз Викиҗыентыкта

Үзлекләр үзгәртү

Нейтрон йолдыз төзелеше
Ике нейтрон йолдыз бәрелеше
Үтә яңа йолдыз шартланганнан соң барлыкка килгән Vela-Pulsar нейтрон йолдызы, Пульсар - магнит кырлы тиз әйләнүче нейтрон йолдыз, Vela-Pulsar - 1968 елда ачылган беренче нейтрон йолдыз

Гадәттә, нейтрон йолдыз төше нейтроннардан тора, юка тышчасы (∼1 км) авыр атом төшләре һәм электроннардан тора.

Нейтрон йолдыз массасы Кояшныкына якын, ләкин радиусы тик 10—20 км тәшкил итә, шуңа күрә йолдызның тыгызлыгы атом төше тыгызлыгыннан зуррак (2,8·1017 кг/м³).

Нейтроннар үзара тәэсир итешүгә күрә хасил булган төшләр матдәсе басымы киләчәктәге гравитацион коллапс комачаулый.

Кайбер нейтрон йолдызлар югары тизлек белән әйләнәләр (1000 әйл./сек.).

Нейтрон йолдызлар үтә яңа йолдызлар шартланганнан соң, барлыкка килә.

Күпчелек нейтрон йолдызлар Чандрасекар чигенә якын массалы (1,44 Кояш массасы) астрономик объектлар булып торалар. Теориядә 1,4-2,5 Кояш массасы белән нейтрон йолдызлар булырга мөмкин.

Нейтрон йолдызның магнит кыры 1012—1013 Гс (Җирдә 1 Гс).

2012 елга 2000 нейтрон йолдыз табылган, аларның 90% ы ялгыз йолдызлар. Галактикабызда 108—109 нейтрон йолдыз булырга мөмкин.

Зур тизлек белән (100 км/с) хәрәкәт итә.

Чыгыш үзгәртү

Чандрасекар чигеннан (1,4 Mкояш) зуррак массалы йолдызда баручы термотөш синтезы нәтиҗәсендә эчке өлешләрендә авыр элементлар төзелә, йолдыз кысылып бара, температура арта, тимер һәм никел хасил була, кысылу дәвам итә. Үзәк төштә зур басым сәбәпле протоннар электроннарны йота башлыйлар һәм нейтроннарга әйләнә (нейтронлаштыру):

p + e- = n + νe

йолдызның төше кысыла һәм суына, йолдыз тышчасы төшкә егылып бара, соңрак төштән кире сикерә, кысылу вакытында башланган термотөш реакцияләре ярдәмендә йолдыз тышчасы зур тизлек белән ташлана, йолдыз шартлана, тик аның төше нейтрон йолдыз (3.2 Мкояш ка кадәр массалы йолдызлар) яки кара тишек буларак кала.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү