Наҗия Шәйхелисламова

Наҗия Шәйхелисламова — табибә, Яшел Үзән шәһәренең шәрәле ватандашы.

Наҗия Шәйхелисламова
Туган 1933[1]
СССР
Яшәгән урын Яшел Үзән
Әлма-матер Сәмәрканд тыйб институты[d]
Һөнәре табиб

Эшчәнлеге үзгәртү

Урта Азиядә туган Наҗия Шәрәф кызы Шәйхелисламова кечкенәдән табиб булыра хыяллана. 1960 нчы елда И. Павлов исемендәге Сәмәрканд дәүләт медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Үзбәк ССРның Әндиҗан өлкәсе Хуҗаабад хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ташкәнттә онкогинекология буенча беренче адымнарны узып, Әндиҗан өлкә онкодиспансерының табиб-гинекологы була. 1974 нче елда Яшел Үзән шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе квалификацияле белгечне бик теләп кабул итә. Наҗия Шәрәп кызы Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында консультатив кабул итүләр алып барды, филигран төгәллек белән катлаулы операцияләр башкарды, шул рәвешле шәһәрнең һәм өлкәнең онкогинекология хезмәтен төзи башлады. Ул барлык дәвалау-профилактика учреждениеләрендә күзәтү кабинетлары челтәре эшчәнлеген җайга салды. Аның зур инициативасы белән «йорттан йортка» чыгу һәм Яшел Үзән хатын-кызлар халкын даими профилактик тикшерү оештырылды. Наҗия Шәрәп кызы белгечләрне урыннарда шәхсән укытты, шәһәрнең медицина училищесында онкогинекология буенча лекцияләр укыды һәм үзе дә үз квалификациясен күтәрүне туктатмады. Ул Ленинград һәм Казан ГИДУВында " яман шеш химик-гормонотерапиясе» циклын тәмамлаган. 1992 нче елда табиб-онколог вазыйфасына район үзәк хастаханәсенең онкология бүлегенә күчә, соңрак Мәскәүдә «авыртуга каршы заманча химиотерапия»курсы буенча белем ала. 75 яшькә кадәр хирург булып эшли, катлаулы операцияләр ясый. Ә 2009 нчы елдан башлап 2016 нчы елга кадәр ул Яшел Үзән консультатив-диагностика сырхауханәсендә онколог-гинеколог булып эшләде.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

Аның сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Н.Ш.Шәйхелисламова медицина хезмәткәрләре профсоюзының Әндиҗан өлкә комитеты Президиумының, Әндиҗан шәһәренең Сәламәтлек саклау бүлеге, Яшел Үзән шәһәренең бала тудыру йорты администрациясенең һәм медицина училищесының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде, аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелде, ул «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнде.«Надежда» иҗтимагый оешмасыннан, 2 нче шәһәр хастаханәсе администрациясеннән грамота, Татарстанның иҗтимагый фондыннан, «ТР Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе», ТР сәламәтлек [2] саклау министрлыгыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Яшел Үзән хастаханәсе табиб-онкологы «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелде, 2010 нчы елда Наҗия Шәрәп кызы «Ел хатын-кызы» республика конкурсының «Татарстан горурлыгы» номинациясендә җиңүче булды.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү