Яшел Үзән медицина укуханәсе

Яшел Үзән медицина училищесы, «Яшел Үзән медицина училищесы (техникум)» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе [1] (рус. Зеленодольское медицинское училище) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1932 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы — Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.
Директор — Александр Федор улы Лазебный, ТР сәламәтлек саклау отличнигы.

Яшел Үзән медицина училищесы
Нигезләү елы 1963
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Яшел Үзән
Адрес 422544 ТР Яшел Үзән, Гоголь ур., 5нче йорт.
Сайт http://medzel.ru/
Логотип
Укуханә бинасы

Тарих үзгәртү

1963 елның 18 июлендә ТАССР сәламәтлекне саклау министрлыгы фәрманы[2] белән Яшел Үзән шәһәре Чехов урамы 2а йорт адресы буенча урнашкан халык судының элекке бер катлы агач бинасында ачыла. Беренче директоры — Виктор Михаил улы Оловяннников. 4 төркемгә (тулы булмаган урта белем белән 2 төркем шәфкать туташлары, ун сыйныф белем белән 1 төркем фельдшерлар, 1 төркем акушеркалар) 120 укучы кабул ителә. 1965 елда уку йорты икенче (ике катлы агач) бинага, 1978 елда Яшел Үзән шәһәре Гоголь урамындагы хәзерге бинага күчерелә. 1982 елда студентлар өчен 5 катлы тулай торак төзелә.

Директорлар үзгәртү

  • Диләрә Швецова
  • 2022―2024 ― Вера Сергеевна Семенова[3]

Белгечлекләр үзгәртү

Яшел Үзән медицина училищесы бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли:

  • Шәфкать туташлары эше (шәфкать туташлары) (уку срогы 3 ел 10 ай).
  • Дәвалау эше (фельдшерлар) (уку срогы 3 ел 10 ай)[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү