Наталия Дудинская
Наталия Михайловна Дудинская (1912—2003) — совет һәм рәсәй балеринасы, педагог. СССР-ның халык артисты (1957). II дәрәжә дүрт Сталин премиясе лауреаты (1941, 1947, 1949, 1951)[2]. Ленин ордены (1988) кавалеры.
Наталия Дудинская | |
---|---|
Туган | 8 (21) август 1912 Харьков, Россия империясе |
Үлгән | 29 гыйнвар 2003[1] (90 яшь) Санкт-Петербург, Россия |
Күмү урыны | Литераторские-мостки[d] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Рус балеты академиясе |
Һөнәре | балет артисты, педагог |
Эш бирүче | Рус балеты академиясе |
Җефет | Сергеев, Константин Михайлович[d] |
Ата-ана |
|
Биографиясе
үзгәртүНаталия Дудинская 1912 елның 8(21) августында Харьковта туган
Тальори псевдонимы астында чыгыш ясаучы әнисе Наталья Александровна Дудинская (1877—1944) белән балетта шөгыльләнә башлый[3][4]. Хәрби кеше — генерал Михаил Михайлович Дудинскийга кияүгә чыгып, аның хезмәт итәсе урыны Харьковка күчеп килә.
1923-1931 елларда Ленинград хореография училищесына А.Я.Вагановага укырга килә (хәзер А.Я.Ваганова исемендәге рус балеты академиясе) .
1931 елда укуны тәмамлаганнан соң, С.М. Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры труппасына кабул ителә (хәзер Мариин театры), 1962 елга кадәр биредә төп партияларны бейей.
Дудинская биеүе «Мастера русского балета» («Ленфильм» киностудиясе, 1953) фильмында чагыла — балерина «Аккош күле» балеты өзегеннән "Одиллия" партиясен башкара ("принц Зигфрид"— Константин Сергеев).
Наталия Михайловна Бөек Ватан сугышы чорында иҗат эшмәкәрлеген дәвам итә: театрларда, фронт концертларында, госпитальләрдә, заводларда, балалар йортларында чыгыш ясый. Коллегалары белән бергә камаудагы Ленинградка гастролләргә килә. Сугыш елларында бөек балет артислары — Наталья Дудинская һәм Константин Сергеевның иҗади дуэты барлыкка килә.
1950 елдан педагогик эш алып бара: 1951 елдан — балет артистларын камилләштерү класы укытучысы, 1963 елдан 1978 елга кадәр — С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры педагог-репетиторы. 1964 елдан — А.Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесендә педагог (1995 — профессор). Аның укучылары арасында: В. Ганибаева, Е. Евдокимова, Е. Шалканова, А Сигалова, Л. Сычева, Г Рахманова, М. Кулик, У. Лопаткина, А Волочкова.
Н. М. Дудинская шулай уҡ АКШ, Япония, Польша, Финляндия хореография мәктәпләрендә укыта
Наталия Михайловна Дудинская 2003 елның 29 гыйнварында Санкт-Петербургта вафат була. Волков зыяратында җирләнә.
Гаиләсе
үзгәртүИре — Константин Михайлович Сергеев (1910-1992), балет артисты, педагог һәм балетмейстер, 1960 -1970 һәм 1960-1970 елларда Ленинград опера һәм балет театрында төп балетмейстер. ССРБ-ның халык артисты (1957).
Иҗаты
үзгәртүРепертуары (төп партияләре):
- 1932 — «Спящая красавица» П. И. Чайковского — Принцесса Флорина
- 1932 — «Жизель» А. Адана — Жизель
- 1933 — «Пламя Парижа» Б. В. Асафьева — Мирейль де Пуатье
- 1933 — «Лебединое озеро» П. И. Чайковского — Одетта-Одиллия
- 1933 — «Щелкунчик» П. И. Чайковского — Маша
- 1934 — «Дон Кихот» Л. Минкуса — Китри
- 1934 — «Бахчисарайский фонтан» Б. В. Асафьева — Мария
- 1935 — «Эсмеральда» Ц. Пуни — Диана и Эсмеральда
- 1936 — «Утраченные иллюзии» Б. В. Асафьева — Корали
- 1937 — «Корсар» А. Адана и Л. Минкуса — Медора
- 1938 — «Раймонда» А. К. Глазунова — Раймонда
- 1939 — «Лауренсия» А. А. Крейна — Лауренсия
- 1940 — «Тарас Бульба» В. П. Соловьёва-Седого — Панночка
- 1941 — «Баядерка» Л. Минкуса — Никия
- 1942 — «Гаянэ» А. И. Хачатуряна — Гаянэ
- 1946 — «Золушка» С. С. Прокофьева — Золушка
- 1947 — «Весенняя сказка» Б. В. Асафьева — Снегурочка
- 1947 — «Милица» Б. В. Асафьева — Милица
- 1948 — «Раймонда» А. К. Глазунова — Раймонда
- 1949 — «Медный всадник» Р. М. Глиэра — Параша
- 1950 — «Шурале» Ф. З. Яруллина — Сюимбике
- 1951 — «Бахчисарайский фонтан» Б. В. Асафьева — Зарема
- 1952 — «Спящая красавица» П. И. Чайковского — Аврора
- 1953 — «Родные поля» Н. П. Червинского — Галя
- 1955 — «Тарас Бульба» В. П. Соловьёва-Седого — Панночка
- 1958 — «Тропою грома» Кара Караева — Сари
- 1960 — «Вальпургиева ночь» Ш. Гуно — Вакханка
- 1960 — «Маскарад» Л. А. Лапутина — Баронесса Штраль
- 1964 — «Спящая красавица» П. И. Чайковского — Фея Карабос
- «Иван Сусанин» М. Глинки — Вальс
Фильмографиясы
үзгәртүРольләре
- 1940 — «Концерт на экране» (фильм-спектакль) — Никия
- 1952 — «Концерт мастеров искусств» (фильм-спектакль) — Раймонда
- 1953 — «Мастера русского балета» (фильм-спектакль) — Одиллия
- 1957 — «Дон Сезар де Базан» (фильм-спектакль) — испан биеүе
- 1964 — «Спящая красавица» (фильм-балет) — Фея Карабос
- 1967 — «Я вас любил» — Зоя Павловна
Фильмнарда катнашуы.
- 1982 — Этот час волшебный (документаль)
- 1983 — И каждый вечер в час назначенный… (документаль)
- 1986 — Агриппина Ваганова (документаль)
- 1989 — Зазеркалье (документаль)
- 1991 — Рудольф Нуреев как он есть (документаль)
- 1993 — Вечная весна (документаль)
Н.М. Дудинскаяға арналган фильмнар
- 1973 — Класс Дудинской
- 1988 — Монолог со сценой
- 1991 — Рождение танца
- 1991 — Урок и сцена
- 1993 — Вечная весна
Әдәби әсәрләр
үзгәртү- «Незабываемые уроки»
- «Служение искусству»
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- РСФСРның атказанган артисты (1939)
- РСФСРның халык артисты (1951)
- ССРБның халык артисты (1957)
- икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1941) — балет сәнгате өлкәсендәге зур казанышлары өчен
- икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1947) — С.С.Прокофьевның «Золушка» балет спектаклендә төп партияне башкарган өчен
- икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1949) — А.К. Глазунованың «Раймонда» балет спектаклендә төп партияне башкарган өчен
- икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — Ф.З. Яруллинның «Али-Батыр» («Шурале») балет спектаклендә "Кыз-партиясен башкарган өчен" (1950)
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2002) — «хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен»[5]
- Ленин ордены (1988)[6]
- Дүрт "Хезмәт Кызыл Байрак" ордены (1940, 1972, 1983, 1988)
- Халыклар Дуслыгы ордены (1982)
- «Хөрмәт Билгесе ордены» (1939)
- «Ленинградны обороналаган өчен» медале
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ Большая Советская Энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 8. Дебитор — Евкалипт. 1972. 592 стр., илл.: 22 л. илл. и карт. 1 карта-вкл.
- ↑ Юбилей Н. М. Дудинской (1912—2003) — Светлана Сливинская // Ballet Art
- ↑ Наталья Михайловна Дудинская 2013 елның 21 декабрь көнендә архивланган. // Фонд «Петербургское наследие и перспектива»
- ↑ Указ Президента РФ от 28 октября 2002 г. № 1267 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Дудинской Н. М.»
- ↑ Дудинская Наталия Михайловна (1912—2003)