Наил Ренад улы Үмәров (2000 елның 27 июне, Сызран, Самара өлкәсе, Россия) — Русия футболчысы, Мәскәүнең «Спартак» командасының һәм Россиянең яшьләр җыелма командасының ярымсакчысы.

Наил Умәров
Туган 27 июнь 2000(2000-06-27)[1] (23 яшь)
Сызран, Самар өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Чертаново[d], Спартак[2] һәм Спартак-2[d][2]

 Наил Умәров Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Наил Үмәров 2000 елның 27 июнендә Самара өлкәсенең Сызран шәһәрендә туа. Милләте буенча татар[3].

Клуб составында үзгәртү

5 яшендә «Сызрань-2003» балалар командасында футбол белән шөгыльләнә башлый, беренче тренеры — Виталий Захарович Вечкин. 2009 елдан башлап Тольяттида Юрий Коноплёв исемендәге футбол академиясендә укый, 2011 елдан — «Чертаново» академиясендә (Мәскәү)[4]. 2017 елның 3 августында «Чертаново» өчен ПФЛ беренчелегендә «Динамо-2»га (Санкт-Петербург) каршы уйный[5]. 2017/18 сезонда ПФЛ беренчелегендә 18 уен уйный һәм командага Милли футбол лигасына чыгарга ярдәм итә. 2018/2019 елгы ФНЛ беренчелегенең көзге өлешендә 20 уен уйный һәм 2 гол кертә.

2019 елның 4 гыйнварында, көндәше Максим Глушенков белән бергә, Мәскәүнең «Спартак» командасына күчә[6]. 2019 елның 11 мартында ФНЛ беренчелеге матчында «Спартак-2» фарм-клубы өчен уен башыннан Петербургның «Зенит-2» командасына каршы уйный (1:1)[7]. 2019 елның 17 мартында «Спартак»ның төп составы өчен РПЛ матчында «Зенит»ка каршы уйный (1:1), Денис Глушаков урынына 85 нче минутта алмашка чыга[8].

2019 елның 3 декабрендә Наил Үмәров «Беренче адым» призына тавыш бирүдә җиңүче була һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия Премьер-лигасының иң яхшы дебютанты дип таныла[9].

Җыелма команда составында үзгәртү

2017 елдан башлап 17 яшькә кадәр һәм 18 яшькә кадәр Русиянең яшүсмерләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый[10]; Россия җыелма командасының капитаны була (19 яшькә кадәр)[11].

2019 елның августында беренче тапкыр 2021 елгы Европа чемпионатының сайлап алу турниры матчларына Русия яшьләр җыелма командасына чакырыла[12]. 2019 елның 6 сентябрендә Сербия җыелма командасына каршы уенда дебют ясый (1:0)[13]. 2019 елның 15 ноябрендә Латвия яшьләр җыелма командасына каршы Европа чемпионатының сайлап алу турниры матчында Россия яшьләр җыелма командасы өчен беренче туп кертә (2:0)[14]. 2021 елның мартында 2021 елгы Европа яшьләр чемпионатында катнаша[15], анда Исландия (4:1)[16], Франция (0:2)[17] һәм Дания (0:3)[18] яшьләр җыелма командалары белән төркем этабының барлык өч уенында да уйный.

Казанышлар үзгәртү

Команда үзгәртү

  «Чертаново»

Шәхси үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. 2,0 2,1 https://www.transfermarkt.com/nail-umyarov/profil/spieler/381833
  3. Наиль Умяров, «Спартак»: «Всегда был в кругу русскоговорящих, но знаю и татарский» «Бизнес Online»
  4. Воспитанник сызранской школы футбола намерен стать лучшим в московском «Спартаке»
  5. Чертаново — Динамо-2 СПб (2:0). Первенство ПФЛ 2017-18. Зона Запад. Протокол матча, Sportbox.ru (3 августа 2017)
  6. Официально: Умяров и Глушенков стали игроками «Спартака», Sportbox.ru (4 января 2019)
  7. Спартак-2 VS. Зенит-2 — ФНЛ, 1fnl.ru (11 марта 2019)
  8. Спартак — Зенит (1:1). Премьер-Лига 2018-19. Протокол матча, Sportbox.ru (17 марта 2019)
  9. Умяров признан лучшим дебютантом РПЛ!. «Спартак» (2019-12-03). әлеге чыганактан 2019-12-04 архивланды. 2019-12-04 тикшерелгән.
  10. Наиль Ренадович Умяров, Российский Футбольный Союз
  11. Семак, Зобнин и Денисов в одном лице для «Спартака», Спорт день за днём (1 декабря 2018)
  12. Умяров вызван в молодёжную сборную 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган., Spartak.com (28 августа 2019)
  13. Россия (U-21) — Сербия (U-21) (1:0). Чемпионат Европы 2021 (U-21). Отборочный турнир. Протокол матча, Sportbox.ru (6 сентября 2019)
  14. Гол Умярова помог молодежке обыграть Латвию. «Спартак» (2019-11-15). әлеге чыганактан 2019-11-15 архивланды.
  15. Объявлен состав молодёжной сборной России на чемпионат Европы. «Чемпионат» (2021-03-15). 2021-04-01 тикшерелгән.
  16. Россия (U-21) — Исландия (U-21) (4:1) 25 марта. Чемпионат Европы 2021 (U-21). Финальный турнир. Протокол матча. «Sportbox.ru» (2021-03-25). 2021-04-01 тикшерелгән.
  17. Россия (U-21) — Франция (U-21) (0:2) 28 марта. Чемпионат Европы 2021 (U-21). Финальный турнир. Протокол матча. «Sportbox.ru» (28.03.2021).
  18. Дания (U-21) — Россия (U-21) (3:0) 31 марта. Чемпионат Европы 2021 (U-21). Финальный турнир. Протокол матча. «Sportbox.ru» (31.03.2021).

Сылтамалар үзгәртү