Наил Хәбиб улы (Хәбибулла улы) Йосыпов (1930 елның 1 марты, Ахунбаево, Үзбәкстан ССР, ССРБ2010 елның 10 гыйнвары, Казан, Россия) — совет һәм Россия партия һәм хуҗалык эшлеклесе, «Казаноргсинтез» ААҖ директоры (1986—2003), Казанның мактаулы гражданины (2007)[2].

Наил Йосыпов
Туган 1 март 1930(1930-03-01)[1]
Ахунбаево, Үзбәкстан ССР, ССРБ
Үлгән 10 гыйнвар 2010(2010-01-10)
Казан, Россия
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан химия-технология институты

Тормыш юлы үзгәртү

Наил Йосыпов Үзбәкстан ССРның Анҗиҗән өлкәсе Җалалкудык районы Ахунбаево авылында туган[3].

1953 елда «химия заводлары җиһазлары» юнәлеше буенча Казан химия-технология институтының механика факультетын тәмамлый. Беренче вакытта КХТИда кафедраның өлкән лаборанты булып эшли.

1953 ел ахырында Йосыпов Тымытык машина-трактор станциясенең баш инженеры итеп билгеләнә.

1958—1960 елларда Наил Йосыпов СБКФ Татарстан өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1962 елда СБКФ ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый һәм СБКФ Татарстан өлкә комитеты партия органнары бүлеге мөдире урынбасары була[4].

1962 елның декабреннән алып 1964 елның декабренә кадәр Йосыпов СБКФ Чаллы райкомының (1963 елның гыйнварында шәһәр комитетына үзгәртелә) беренче секретаре була. 1965—1969 елларда — СБКФ Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре. Йосыповның турыдан-туры җитәкчелегендә эре нефть химиясе һәм шина комбинатлары, үсентеләр заводы төзелә, шулай ук азык-төлек сәнәгате, сәүдә, хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары комплексы төзелә башлый, урта мәктәпләр һәм хастаханәләр ачыла, масштаблы торак төзелеше алып барыла[3].

1969—1974 елларда СБКФ Татарстан өлкә комитеты нефть сәнәгате бүлеге мөдире була. Республикада нефть чыгару ысулларын тәнкыйть итү сәбәпле җитештерүгә күчерелә[5].

1974—1986 елларда — В. В. Куйбышев исемендәге Казан химия заводы директоры (соңрак — «Тасма»). Йосыпов җитәкчелегендә рентген һәм фототехник элпәләр җитештерү буенча киң күләмле эш башлана, аның өчен җиһазлар Япониядән кайтарыла[5].

1986 елдан 2003 елга кадәр «Органик синтез» ААҖ директоры, генераль директоры вазыйфасын башкара. Йосыповның турыдан-туры катнашында заманча техника, җитештерү белән компьютерлаштырылган идарә итү файдалануга тапшырыла, төп җитештерүләр реконструкцияләнә. Йосыпов социаль инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирә, социаль-мәдәни объектлар, спорт комплекслары, 71000 м² артык төзекләндерелгән торак йортлар төзелә һәм файдалануга тапшырыла[3].

2002 елда «Коммерсантъ» журналы исемлегендә 59 нчы урынны, «Россиянең иң профессиональ менеджерлары. Тор-100» арасында 1000 нче урынны алган. Бер елдан соң «Деньги» журналы аны илнең иң эре 100 финансчысы исемлегенә кертә, Йосыпов анда 67 нче урынны ала[4].

2003 елда Йосыпов пенсиягә чыга һәм «Аммоний» ААҖ генераль директоры киңәшчесе була.

Нефть химиясе һәм химия сәнәгатендә кайбер уйлап табуларның авторы һәм автордашы.

Ул дүрт чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайланган.

2010 елның 10 гыйнварында Казанда вафат була. 2016 елда Киров районының яңа урамнарының берсен Йосыпов исеме белән атарга тәкъдим ителә[6].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/jusupov-nail-khabibovich.htm
  2. Почетные граждане Казани, archived from the original on 2021-08-26, retrieved 2021-12-31 
  3. 3,0 3,1 3,2 Юсупов Наиль Хабибуллович 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. Газета Республика Татарстан
  4. 4,0 4,1 Биография Кампедия
  5. 5,0 5,1 Наиль Юсупов: его называли «наш татарский Черчилль»
  6. Улица имени Наиля Юсупова появится в Казани

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү