Нязепетровск

(Назыпетровск районы битеннән юнәлтелде)

Нязепетровск, Назыпетровск яки Наҗыпетровск (рус. Нязепетровск) — Чиләбе өлкәсендәге кече шәһәр, Нязепетровск районының административ үзәге.

Нязепетровск
рус. Нязепетровск
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1747
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Нязепетровск районы һәм Нязепетровское_городское_поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Нязепетровск районы
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 10 198 (2023)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 330 метр
Мәйдан 27 км²
Почта индексы 456970
Рәсми веб-сайт nzp.nzpr.ru
Җирле телефон коды 35156
Карта
 Нязепетровск Викиҗыентыкта

Халык саны — 12 452 кеше (2010).[3]

География

үзгәртү

Нязепетровск Урта Урал көнбатыш битләвенең көньяк өлешендә, Наҗы елгасы (Караидел кушылдыгы) өстендә, Чиләбедән 338 километрга төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Нязепетровская тимер юл станциясе.

Исем чыганагы

үзгәртү

Шәһәр үз исемен Нязя елгасы һәм заводның нигезләүче Пётр Осокинның исеме буенча ала.

Гидроним "Нязя" төрки телләрдә, шул исәптән башкорт теле диалектларында, "чыршы" дип аңлатыла.

Нязепетровск 1747 елда чугун эретү һәм тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.

1894 елда завод бистәсендә якынча 10,6 мең кеше яшәгән, 18 лавка (кибет) һәм бер хастаханә булган.

1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала, 1944 елданшәһәр.

1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
~13 000 22 497 18 584 17 736 17 133 13 405 12 452

Милли состав

үзгәртү
Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 85,7% 85,2%
татарлар 6,7% 7,1%
башкортлар 6,0% 6,2%

Икътисад

үзгәртү
  • Нязепетровск краннар төзү заводы (шәһәр оештыручы предприятиесе)
  • агач эшкәртү сәнәгатенең прердприятиеләре.

Мәгариф

үзгәртү

5 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем алу учреждениесе, 4 мәктәп.

Югары уку йортлары

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү