Мөҗтәһид

Ислам динендә: югары катлау фәкыйһ

Җиһадта катнашучы Мөҗәһид белән бутамаска.

Мөҗтәһид
Җенес ир-ат
Һөнәр төре ахун

Мөҗтәһид (гарәп. مُجْتَهِدٌ‎ ― тырышучы, тырышлык күрсәтүче) ― югары дәрәҗәле фәкыйһ (ислам дине илаһиятчысы). Мөҗтәһид ― ислам дине һәм мөселман хокукының мөһим мәсьәләләре буенча мөстәкыйль фикер йөртергә, нәтиҗә ясап фәтвалар (фикһ) бирергә хокулы катлау кешесе. Ул урта гасырларда барлыкка килгән һәм үз чорында мөһим роль уйнаган [1]. Мөҗтәһид, башка дин әһелләренең (фәкыйһларның) фикерләренә игътибар итмичә, бары тик Коръән аятьләренә һәм дөрестән дә Мөхәммәд пәйгамбәрнеке булуы расланган хәдисләргә генә таянырга тиеш.

Сөннилар фикеренчә, дүрт сөнни мәзһәбенә нигез салучылар (Әбү Хәнифә, Мәлик ибн Әнәс, Мөхәммәд әш-Шәфигый һәм Әхмәд ибн Ханбәл) соңгы мөҗтәһидләр булган. «Иҗтиһад капкасы ябылу белән», бер гомер эчендә мөҗтәһид дәрәҗәсенә ирешү мөмкин булмый башлаган [2].

Шигыйларда Коръәнне (тәфсир), шәригатьне, хәдисләрне һәм ислам хокукын (фикһ) белүдә һәм фәлсәфи аңлатып бирүдә камиллеккә ирешкән фәкыйһлар гына мөҗтәһид була ала. Бик аз санда фәкыйһлар мөҗтәһид дип табылган.

Мәҗбүри сыйфатларҮзгәртү

Мөҗтәһидтә булырга тиешле сыйфатларга түбәндәгеләр керә [2][3]:

  • гарәп телен һәм гарәп грамматикасын, синтаксисын, морфологиясен яхшы белү һ. б.
  • Коръәнне һәм хокукый карарларга катнашы булган хәдисләрне яттан белү;
  • нинди дә булса мәсьәләләр буенча руханиларның бердәм карарга килүеннән хәбәрдарлык (иҗмаг);
  • фикһта, Коръәндә һәм Сөннәдә каралмаган мәсәләләр буенча аларда булган өйрәтүләргә охшатып фикер йөртү (кыяс);
  • иманлы һәм ихлас ниятле булу.

Сөнни мөҗтәһидләрнең төркемнәреҮзгәртү

Мөҗәһидләр түбәндәге төркемнәргә бүленә:

  1. Мөҗтәһид мотлак. Теләсә нинди бәйсез карар чыгаруга хокуклы иң югары мөҗтәһидләр төркеме. Аларга дүрт сөнни мәзһәбкә нигез салучылар (Әбү Хәнифә, Мәлик ибн Әнәс, Мөхәммәд әш-Шәфигый һәм Әхмәд ибн Ханбәл) керә [4].
  2. Үз мәзһәбе ысуллары чикләрендә фикһ яки дин тәгълиматының нинди дә булса юнәлешен үстерүче мөҗтәһидләр. Бәйсез карар чыгару хокукына ия булмаган мөҗтәһидләр төркеменә: Әбү Йосыф, Мөхәммәд әш-Шәйбани, Зөфәр ибн әл-Хүзәйл (хәнәфиләр); Ибн Касыйм, Әшһаб (мәликиләр); әл-Бувәйти, Исмәгыйль әл-Мүзани (шәфигыйлар); Әбү Бәкер әл-Асрам, Әбү Бәкер әл-Мәрвузи (хәнбәлиләр) керә[4].
  3. Мәзһәбкә нигез салучылар нинди дә булса сәбәпләр аркасында кагылмаган хокукый мәсьәләләр буенча тикшеренүләр алып барган мөҗтәһидләр. Аларга хәнәфиләр әл-Хәссаф, Әбү Җәгъфәр әт-Тәхави, әш-Шәрахси; мәликиләр Әсирәтдин әл-Әхбари, Ибн Әбү Зәйд әл-Кайравани, шәфигыйлар Әбелхәсән әл-Маварди, ибн Хүзәймә, хәнбәлиләр Казый Әбү Яла, Казый ибн Гали ибн Муса керә [4].
  4. Мәзһәбкә нигез салучыларның һәм аларның укучыларының төрле фикерләреннән өстенлекле карар сайлап алу хокукына ия булган мөҗтәһидләр. Аларга хәнәфи әл-Кудури, мәлики Аллама Хәлил, шәфигый Ән-Нәвәви, хәнбәли әл-Казый Галәветдин әл-Мирдәви керә [4].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Мөҗтәһид. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 120-121нче бит. ISBN 5-298-00949-2
  2. 2,0 2,1 Ньюби, 2007
  3. Кто такие муджтахиды?. Ислам.by (2012-08-01). әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланды. 2013-06-25 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Али-заде А. А. Муджтахид // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — С. 544. — ISBN 978-5-98443-025-8.

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү