Мәхәббәт көне (Гөрҗистан)

Мәхәббәт көне — дөньяви бәйрәм, Гөрҗистанда ел саен 15 апрель көнне билгеләп үтелә.

Мәхәббәт көне
Мәхәббәт көне
Гөлчәчәк исе бөркеп торучы хатын
Рәсми исем гөрҗ.
Башка атамалары "Гөрҗистан гашыйклары көне"
Кабул ителү урыны Грузия байрагы Гөрҗистан парламенты тарафыннан XX гасыр азагында
Сыйфат рәсми булмаган дөньяви бәйрәм
Дата 15 апрель
Кагылышы Грузия байрагы Гөрҗистан халкы

"Мәхәббәт көне" — елына карап, ял көненә туры килмәгән очракта, эштән буш көн түгел.

Тарихы һәм бәйрәм йолалары үзгәртү

Бу бәйрәмне билгеләп үтү Гөрҗистанның милли тамаша эшмәкәре Бесик Чубинидзе инициативасына бәйле. Бесикның тәкъдиме гөрҗе депутатлары күңеленә хуш килә, һәм XX гасыр азагында, Гөрҗистан парламенты "Мәхәббәт көнен" бәйрәм көн дип игълан итә. Баштарак бәйрәм Көнбатыш Ауропадагы "Гашыйклар көне"нең ("Изге Валентин көне"нең) алмашчысы булыр дип фаразланган иде, ләкин башкачарак килеп чыкты. Гөрҗе гашыйклары яңа бәйрәмне бик дәртләнеп кабул иттеләр, ләкин искесен билгеләп үтүдән дә баш тартмадылар.

"Мәхәббәт көне"ндә гөрҗе гашыйклары, инде гадәткә кереп киткәнчә, бер-берсенә чәчәк бәйләмнәре, кәнфит, парфюмерия әйберләре бүләк итәләр, төрле күңелле сөенчеләр әзерлиләр. Еш кына бу көнне беренче мәртәбә гыйшык хисләрен белгертәләр яки гаилә корырга тәкъдим ясыйлар. Сәүдәгәрләр һәм чәчәк үстерүче бакчачылар куанычына, 15 апрель көнне Гөрҗистанда чәчәкләр һәм сөенче-тауарлар башка көннәргә караганда күбрәк сатыла.

Әлеге "Мәхәббәт көне"ннән тыш, ел саен Гөрҗистан праваслау чиркәве инициативасы буенча 16 июльдә "Рухи мәхәббәт көне" дә билгеләп үтелә.

Искәрмәләр үзгәртү