Мәкъсүт Мөхәмәтҗан улы Зарипов (1929 елның 8 сентябре, Подольск, Подольск өязе[d], Мәскәү губерниясе, РСФСР, СССР2016 елның 24 декабре, Татарстан, Россия) — физик. Физика-математика фәннәре докторы (1966), профессор (1967). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (1992), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1979), ТАССР Югары Советы депутаты (1975—1980).

Мәкъсүт Зарипов
Туган телдә исем Мәкъсүт Мөхәмәтҗан улы Зарипов
Туган 8 сентябрь 1929(1929-09-08)
Подольск, Подольск өязе[d], Мәскәү губерниясе, РСФСР, СССР
Үлгән 24 декабрь 2016(2016-12-24) (87 яшь)
Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре физик, математик
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Мәкъсүт Зарипов 1929 елның 8 сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә туа. 1952 елда Казан университетының физика-математика факультетын, ә 1955 елда аспирантурасын тәмамлый.

1955 елда профессор С. А. Альтшулер җитәкчелегендә «Парамагнит резонанс спектрларының юка һәм үтә төгәл структурасы теориясе буенча» кандидатлык диссертациясен, ә 1966 елда физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен «Кристаллларда ЭПР спектрларын өйрәнү» дигән докторлык диссертациясен яклый[1]. Профессор (1967).

Казан университетының өлкән укытучысы, доцент, 1955—1957 елларда — физика-математика факультеты деканы урынбасары, 1968 елдан 1971 елга кадәр Физик факультеты деканы. 1963 елда Казан университетының квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасына нигез сала һәм беренче мөдире була[2]. 2009 елга кадәр кафедра профессоры була.

1971 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы Казан физика-техник институтына (КФТИ) күчә: электрон парамагнит резонансы лабораториясе мөдире (1971—1988), директоры (1972—1988), каты тән физикасы лабораториясе мөдире (1988—1993), 1993 елдан — баш фәнни хезмәткәр.

Микроскопик дәрәҗәдә парагнит комплексларында ион-лиганд элемтә механизмнарын билгели. Үз лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә көчле лазер импульсы ярдәмендә имплантацияләнгән ярымүткәргечнең өске катламын рекристализацияләү эффектын ача.

ССРБ Фәннәр Академиясенең Казан филиалына нигез салучыларның берсе, 1972—1982 елларда аның Президиумы рәисе була.

Ике чакырылыш (1975—1985) Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

2016 елның 24 декабрендә 88 нче яшендә вафат була[3].

Каты җисемнәрдә электорн парамагнит резонансы турында фәнни хезмәләр авторы. Борис Козырев һәм Нургаяз Гарифҗанов белән (57Fe) тимер изотопы спинен билгеләгән.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында

Шулай ук карагыз үзгәртү