Мәдияр Хаҗиев
Мәдияр Хаҗиев - рәссам. ТАССРның Саба районы Керәнле авылында туган. 1966 елда Шәмәрдәндә мәктәпне тәмамлый. 1976 елда, Казан сәнгать көллиятен тәмамлагач, Чаллыга эшкә юллама ала. Чаллының 1 нче сынлы сәнгать мәктәбендә 35 ел буе укыткан. "Тамга" иҗат төркеме әгъзасы. 2018 елда Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегенә кертелгән иде.
Мәдияр Хаҗиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәдияр Шәрип улы Хаҗиев |
Туган | 1949 СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Керәнле авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | рәссам |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1999 ел - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2013 ел - Татарстанның халык рәссамы
- 2014 ел - Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы
- 2017 ел - ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе.
Сылтамалар
үзгәртү- Мадияр Хаҗиев: "Татар рәссамы булсаң – тарихыңны күрсәт". Гафиулла Газиз, Азатлык радиосы, 28 октябрь 2014
- Кояшлы рәссам. Дания Гайнетдинова, Безнең мирас.