Мәдинә Биктаһирова

Мәдинә Өлфәт кызы Биктаһирова – озын арага йөгерүче спортчы, җиңел атлетика буенча халыкара күләмдә спорт остасы.

Мәдинә Биктаһирова
Туган 20 сентябрь 1964(1964-09-20) (59 яшь)
Кыргызстан ССР, Ош
Милләт татар
Ватандашлыгы  Белоруссия
 Россия
Һөнәре җиңел атлетика

Өч мәртәбә Олимпиада уеннарында катнашкан: (Барселона 1992, Атланта 1996, Сидней 2000).

Кыргызстанның Ош шәһәрендә 1964 елда туган.

Новосибирск шәһәрендә югары белем алган, шунда җиңел атлетиканың марафон төре белән шөгыльләнә башлаган. Тренеры - В.Смехнов(ире), марафон буенча ССРБ олимпия такымы баш тренеры, Белоруссиянең атказанган тренеры.

Спортта уңышлары:

ССРБ чемпионаты (1991) – алтын медаль

Лос-Анджелес марафоны (1992) - җиңүче — 2:26.23

Европа чемпионаты (Будапешт, 1998) - көмеш медаль - 2:28.1

XXVII Олимпиада Уеннары (Сидней, 2000) - V урын