Муса Җәлил һәйкәле (Әсәкәй)

Муса Җәлилгә һәйкәл Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы үзәге Әсәкәй авылында урнашкан.
Автор — Р.Г.Вәлиев.
Мәрмәр һәм соры граниттан эшләнгән.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Әсәкәй районы, Ырынбур өлкәсе
Сынчы Р.Г. Вәлиев
Төзелеш датасы 2005 ел
Материал соры гранит, мәрмәр

Тарих үзгәртү

2005 елның 28 октябренда, каһарман шагыйрьнең 100 еллыгына әзерләнү планы нигезендә, район үзәгенең «Яшьлек» (рус. Юность) спорт комплексы каршындагы паркта (хәзер Муса Җәлил исемендәге парк) ачылган. Парк янәшәсендә Муса Җәлил урамы Чапаев урамына кушыла.
Һәйкәлне торгызу һәм проектын ясау тәкъдиме белән Әсәкәй районы татар милли–мәдәни мохтарияте чыккан була.
Һәйкәлне торгызу эшендә район хакимияте, оешма һәм ширкәт җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, ветераннар оешмасы катнаша.
«Дорожник» ЧҖҖ эшчеләре җәй буе һәйкәл куелачак урында эшли: Зур Кисла кушылдыгы Кече Кисла елгасы өч яктан уратып алган территорияне чистарта, плиткәләр салалар, юл һәм газон бордюрлары түшиләр. «Электр челтәрләре» ААҖ эшчеләре һәйкәл куеласы мәйданны яктырту өчен электр линиясе сузалар.
Район үзәге халкы, бигрәк тә Әсәкәй мәктәбе укучылары көче белән паркта яшь чыршы һәм нарат үсентеләре утыртыла.

Сыйфатлама үзгәртү

Һәйкәл — соры граниттан эшләнгән аслыкка бастырып куелган, читләре тигез булмаган дәфтәр битенә (Моабит дәфтәре күз алдында тотылган) охшатып эшләнгән, 2 м биеклектәге мәрмәр плитә. Сул якта — Муса Җәлилнең портреты (фотодан күчермә), уң якта — шагыйрь турында татарча һәм русча мәгълүмат. «Җырларым» шигыреннән [1] өзек (сулда, фотодан астарак татарча, уңда русча) язылган:

МУСА ҖӘЛИЛ
(1906-1944)
Герой Советского Союза
Лауреат Ленинской премии

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Песня меня научила свободе,
Песня борцом умереть мне велит.
Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү