Муса Җәлил бюсты (Курган)

2024 елда Муса Җәлилгә куелган бюст (Курган, Курган өлкәсе, Россия)

Муса Җәлил бюсты (рус. Бюст Мусы Джалиля) ― Россия Федерациясенең Курган өлкәсе административ үзәге Курган шәһәрендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906―1944) 2024 елның 22 июнендә ачылган һәйкәл (бюст).

Һәйкәл
Муса Җәлил бюсты
Урын Курган, К. Маркс ур., «Библиотечный» скверы
Сынчы Винера Абдуллина, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Төзелеш 2024, май—2024, июнь
Материал бронза, мәрмәр

Танылган шагыйрьгә һәйкәл кую идеясе Курган татарларының «Урал аръягы татарлары» Курган төбәк иҗтимагый оешмасында туа[1]. Әлеге үтенеч белән оешма Курган шәһәренең тарихи мирас буенча комиссиясенә мөрәҗәгать итә. Бу тәкъдим комиссия әгъзалары тарафыннан хупланган[2].

Курган өлкә Думасы депутаты Марат Исламов бюстны куйдыруда төп матди ярдәм күрсәткән[3].

Һәйкәлнең авторы ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2012) скульптор Винера Абдуллина (Санкт-Петербург). Муса Җәлил бюстын Санкт-Петербургтан Курганга 2024 елның 22 июнендә китергәнннәр һәм шул ук көнне һәйкәлне тантаналы ачу чарасы уздырылган. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, «Урал аръягы» татарлар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Курган өлкә Думасы депутаты Марат Исламов, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров, Курган шәһәре башлыгы в.в.б. Антон Науменко һәм башкалар катнашкан[4].

Тасвирлама

үзгәртү

Патриот-шагыйрьгә багышланган истәлекле корылма шәһәрнең К. Маркс урамындагы 107 һәм 111нче йортлар арасында урнашкан «Библиотечный» скверы территориясендә урнаштырылган. Мондый карар 2024 елның 29 маенда Курган шәһәр Думасының чираттагы утырышында кабул ителгән[2].

Баскычлап күтәртелгән коңгырт төстәге мәрмәрдән ясалган аслыкка шагыйрьнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясалган. Бюсттан астарак, аслыкның алдына рус телендә (генә) шагыйрь турында мәгълүмат алтын хәрефләр белән чокып язылган:

Муса Джалиль
(1906–1944)

Татарский поэт
Герой Советского Союза,
Лауреат Ленинской премии СССР

Аслыкның сул ягында рус телендә, уң ягында татар телендә Муса Җәлилнең «Бүләгем» (Тоткынлыкта танышкан бельгияле дустым Андре Тиммерманска) шигыренең[5] соңгы юллары урнаштырылган:

Үзем үлсәм, исмем, җырым үлмәс,
Ул яңгырар илнең кырында.
Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә
Чәчәк аткан дуслык турында.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү