Муса Рукман улы Овхадов (чеч. Овхьадан Рукъмани КӀант Муса; 1949 елның 30 сентябре, Алматы, Казакъ ССР, ССРБ) — чечен галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Чечен Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Чечен Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе Югары белем бирү Мактаулы хезмәткәре[1]. Төньяк Кавказ федераль округы буенча ел профессоры дип таныла (2018).

Муса Овхадов
Туган телдә исем чеч. Овхьадан Рукъмани КӀант Муса
Туган 30 сентябрь 1949(1949-09-30) (74 яшь)
Алматы, Казакъ ССР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Чечен-Ингуш дәүләт университеты
Эш бирүче Чечен дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор

Тормыш юлы үзгәртү

 
Муса Овхадов Гендаргенойлар очрашуында

Муса Овхадов 1949 елның 30 сентябрендә Казакъ ССРның Алматы шәһәрендә туа[2]. Ул вакытта барлык чеченнар депортацияләнә[3]. Сигез яшендә Алматы шәһәренең 13 нче урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Берничә елдан соң Овхадовлар гаиләсе Казакъстаннан Чечен-Ингуш Республикасының Урыс-Мартан районына әйләнеп кайта. Муса укуын Урыс-Мартан шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә дәвам итә, аны 1967 елда тәмамлый. 1972 елда Чечен-Ингуш дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң укытучы эшендә калдырыла[4].

1973—1974 елларда Алмания Демократик Республикасында ССРБ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Армиядән соң көндезге аспирантураны тәмамлый. Аннан соң, 1983 елда Тбилиси дәүләт университетында «Чечен-рус икетеллелеген үстерү шартларында триглоссияне трансформацияләү процессын өйрәнү» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[5].

1990—2000 елларда Чечен-Ингуш дәүләт университеты каршындагы җитәкче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүнең Төбәк Үзәге җитәкчесе, шулай ук Чечен-Ингуш университетының, соңрак Чечен дәүләт университетының укыту эшләре буенча проректоры булган.

2000 елдан Чечен дәүләт университетының гомуми тел белеме кафедрасы мөдире. 2001 елның маенда Муса Овхадов Мәскәү дәүләт лингвистика университетында «Чечен-рус икетеллелеге үсешенә социаль-лингвистик анализ» темасына докторлык диссертациясен яклый[6].

2002 елның 20 февралендә профессор исемендә раслана. Шуннан соң ук Чечен Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты була. 2007 елның мартыннан Чечен дәүләт университетының филология факультеты деканы[7]. Чеченлардан беренче булып Төньяк Кавказ федераль округы буенча «Ел профессоры» Милли премиясенә лаек була (2018)[8]. Муса Овхадов җитәкчелегендә фән кандидатларының 13 диссертациясе яклана һәм раслана[1].

Чечен Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында тора, аның составында 2019 елда чечен теле орфографиясен камилләштерүдә катнаша. Моннан тыш, Чечня Республикасы территориясендә ярлыкау комиссиясенә керә[8].

Бүләкләр үзгәртү

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чечен Республикасы Президенты, Хөкүмәте һәм Парламенты грамотасы[4];
  • «Төньяк Кавказда тынычлыкны һәм татулыкны торгызган өчен» М. Ю. Лермонтов медале;
  • «Чечен Республикасының интеллектуаль үзәге» региональ оешмасының «һөнәри намус өчен» медале;
  • Чечен Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006);
  • Төньяк Кавказ федераль округы буенча ел профессоры (2018)[8];
  • «Академик Петр Захаров» медале[1].

Фәнни хезмәтләр үзгәртү

Муса Овхадов 180 дән артык фәнни эш авторы, шул исәптән берничә монография авторы[8]. Фәнни мәнфәгатьләрнең төп өлкәсе: социаль лингвистика, лексикология, чечен теле диалектологиясе[9].

Муса Овхадовның кайбер фәнни хезмәтләре исемлеге:

  • Овхадов. М. Р. Социолингвистический анализ развития чеченско-русского двуязычия. — Назрань: Пилигрим, 1990. — 203 с. — ISBN 978-5-98993-033-3.
  • Этимологический словарь чеченского языка : этимол. слов. / Сост. А. Д. Вагапов, науч. ред. М. Р. Овхадов. — ЧГУ. — Тбилиси : Меридиани, 2011. — 734 с. — ISBN 978-9941-10-439-8.
  • Овхадов. М. Р. Исследование процесса трансформации триглоссии в условиях развития чеченско-русского двуязычия. — Тбилиси, 1983. — 176 с.
  • Овхадов. М. Р. Трансформация триглоссии в условиях развития чеченско-русского двуязычия. Статья. ИНИОН АН СССР, 3 февраля, №6810-81, М., 1981. 0,6 п.л.
  • Овхадов. М. Р. К характеристике речи двуязычных чеченцев. Статья. ЧИНИИ истории, языка и литературы. В кн.: Вопросы лексики и словообразования вайнахских языков. Грозный, 1987. 0,8 п.л.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 ЧЕЧНЯ. Известный чеченский ученый Муса Овхадов отметил 70-летний юбилей. checheninfo.ru (29.12.2019). 09.09.2020 тикшерелгән.
  2. Преподаватель чеченского языка – звучит достойно! // «vesti95.ru», Дэти Сулумова, 10.10.2014.
  3. Чеченцы в Дагестане столкнулись с просьбами не политизировать дату депортации. kavkaz-uzel.eu (23.02.2020). 21.09.2020 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Академия наук Чеченской Республики. anchr.ru (2015.09.05). 2020.09.08 тикшерелгән.
  5. Овхадов, Муса Рукманович. Исследование процесса трансформации триглоссии в условиях развития чеченско-русского двуязычия : диссертация ... кандидата филологических наук. Эл. каталог РГБ. 2020-09-07 тикшерелгән.
  6. Овхадов, Муса Рукманович. Социально-лингвистический анализ развития чеченско-русского двуязычия : автореферат дис. ... доктора филологических наук. Эл. каталог РГБ. 2020-09-07 тикшерелгән.
  7. Муса Овхадов: Ориентир театра - ненан мотт // «Grozny-inform», М.Гортикова. 24.04.2007 17:18, № 33.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Муса Овхадов – это человечность плюс профессионализм. vesti95.ru (28.09.2019). 07.09.2020 тикшерелгән.
  9. ЧЕЧНЯ. Овхадов Муса Рукманович // «gerebilo.ucoz.ru», А.Э. Дасаев

Сылтамалар үзгәртү