Мурад Магомедович Кажлаев (1931 елның 15 гыйнвары, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ) — совет, Дагстан һәм Россия композиторы, дирижёр, педагог, җәмәгать эшлеклесе[2]. Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2021). СССР халык артисты (1981).

Мурад Кажлаев
Туган 15 гыйнвар 1931(1931-01-15)
Бакы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлгән 23 декабрь 2023(2023-12-23)[1] (92 яшь)
Махачкала, Россия
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Бакы музыка академиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, дирижёр, композитор, музыка педагогы, кинокөйязар, РФ Дәүләт думасы депутаты
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы - 2021
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Дуслык ордены (РФ) - 2014Хезмәт Кызыл Байрагы орденыДагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены - 2011Дуслык ордены (Азәрбайҗан) - 2016
СССР халык артисты - 1981РСФСР халык артисты - 1978РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1960Дагстанның халык артисты - 2016

 Мурад Кажлаев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Мурад Кажлаев 1931 елның 15 гыйнварында Бакыда (Азәрбайҗан ССР) Лак районы Кумух авылыннан чыккан табиблар гаиләсендә туа. Милләте буенча лак.

Бакы консерваториясе каршындагы музыка урта мәктәбендә фортепиано классы буенча «абсолют ишетү булган балалар» төркемендә укыган. 1955 елда Б. И. Зейдманда композиция классы буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясен (хәзер Азәрбайҗан дәүләт музыка академиясе) тәмамлый.

1955—1958 елларда Махачкалада П. И. Чайковский исемендәге музыка училищесында, 1957—1958 елларда — Дагстан радиосы симфоник оркестрының баш дирижёры, 1963—1964 елларда Дагстан филармониясе сәнгать җитәкчесе була.

1965 елда «Гуниб» (соңрак «Гая» буларак билгеле) вокаль-инструменталь ансамблен оештыра һәм җитәкли.

1954 елдан — ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы, 1963—1973 елларда — Дагстан АССР композиторлар берлеге идарәсе рәисе, 1968 елдан — РСФСР композиторлар берлеге идарәсе секретаре. ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы[3]. Россия Табигый фәннәр академиясе академигы[4].

 
Махачкаладагы музыка мәктәбе

1989—2007 елларда — Үзәк телевидение һәм Бөтенсоюз радиосы эстрада-симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры.

1990 елларда С. В. Рахманинов исемендәге Ростов дәүләт консерваториясендә укыта. Анда еш кына Дәүләт имтихан комиссиясен җитәкләгән, мастер-класслар үткәргән. 1995 елдан — эстрада-джаз музыкасы кафедрасы профессоры.

Кинода беренче эше Әхмәтхан Әбү Бәкәр сценарие буенча «Болытлар күктән китә» (1959) фильмы булып тора[5].

«Алтын Орфей» (Болгария), «Сопот» (Польша), «Братиславская лира» (Чехословакия), «Кызыл гвоздика» (Сочи, Россия) халыкара җыр конкурсларының жюри әгъзасы була[6].

1963 елдан Дагстан АССР югары советы депутаты. 1993—1996 елларда — I чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты.

2010 елда Дагстанда сәләтле балалар өчен музыка мәктәбенә нигез сала, ә 2011 елда аның каршында Дагстан музыка мәдәниятенә багышланган музей оештыра.

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Кажлаев Магомед Давудович (1893—1963), медицина профессоры.
  • Әни — Елена Михайловна Кажлаева (1908—1983), табиб-фониатр.
  • Хатыны — Кажлаева Валентина (Валида) Исламовна (1940), Россия дәүләт музыкаль телерадиотапшырулар үзәге хезмәткәре.
  • Улы — Кажлаев Хаджимурат Мурадович (1962), Дагстан Республикасының Россия Федерациясе президенты каршындагы даими вәкиле урынбасары.
  • Оныклары — Валида (1998), Дильяра (2000).

Бүләкләр үзгәртү

  • Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2021 елның 30 апреле) — дәүләт һәм халык алдында аерым хезмәт казанышлары өчен[7];
  • РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960)
  • РСФСРның Халык артисты (1978)[8];
  • ССРБның Халык артисты (1981);
  • Дагстан Республикасының Халык артисты (2016 елның 15 гыйнвары) — музыка сәнгатен үстерү эшендә аерым казанышлары һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[9];
  • Дагстан АССР дәүләт премиясе (1967);
  • Дагстан Республикасының дәүләт премиясе (1997);
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены ( 2008 елның 10 гыйнвары ) — ил музыка мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[10];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (1995 елның 30 мае) — музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары һәм «Останкино» Россия дәүләт телерадиокомпаниясенең Зур академия концерт оркестрында күпьеллык хезмәте өчен[11];
  • Дуслык ордены (2014 елның 23 июне) — ирешелгән хезмәт казанышлары, Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенә, Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне, гуманитар өлкәдәге, законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен[12];
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены[13];
  • «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале[13] .
  • Хезмәт ветераны медале;
  • Дуслык ордены (2016 елның 15 гыйнвары, Азәрбайҗан) — Азәрбайҗан мәдәниятен үстерүдә һәм Россия Федерациясе белән Азәрбайҗан Республикасы арасында музыкаль сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуда нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[14];
  • Азәрбайҗан Республикасы президентының мактаулы дипломы (2021 елның 29 гыйнвары) — Азәрбайҗан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында мәдәни элемтәләрне үстерүдәге казанышлары өчен[15]
  • «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2011);
  • Мәскәү Хөкүмәтенең мактау грамотасы (2005 елның 9 ноябре) — музыка сәнгатен үстерүдә зур иҗади казанышлары өчен һәм Ю. В. Силантьев исемендәге Зур академия концерт оркестрына нигез салынуга 60 ел тулу уңаеннан[16];
  • «Фән һәм сәнгать рыцаре» мактаулы исеме (2006, Россия Табигый фәннәр академиясе бүләге)[17].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. На 93-м году жизни ушел из жизни народный артист СССР Мурад Кажлаев
  2. Кажлаев Мурад
  3. Кажлаев, Мурад Магомедович — RuData.ru, archived from the original on 2021-11-04, retrieved 2021-10-31 
  4. Кажлаев Мурад Магомедович // Кто есть кто в современной культуре : В 2 вып. / Гл. ред. С. М. Семёнов, авт. и сост. Н. И. Шадрина, Р. В. Пигарев и др. — М.: МК-Периодика, 2006—2007. — ISBN 5-93696-007-3, 5-93696-010-2.
  5. КАЖЛАЕВ Мурад Магомедович
  6. Биография Мурада Кажлаева
  7. Указ Президента Российской Федерации от 30 апреля 2021 года № 260 «О присвоении звания Героя Труда Российской Федерации»
  8. Юбиляры уходящего года: Кажлаев Мурад Магомедович, Archived from the original on 2013-06-25, retrieved 2021-10-31 
  9. Указ Главы РД от 15 января 2016 г. № 5 О присвоении почетного звания «Народный артист Республики Дагестан» Кажлаеву М. М. 2021 елның 1 май көнендә архивланган.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 10 января 2008 года № 27(үле сылтама)
  11. Указ Президента Российской Федерации от 30 мая 1995 года № 551, Archived from the original on 2014-08-11, retrieved 2021-10-31 
  12. Указ Президента Российской Федерации от 23 июня 2014 года № 447 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2014 елның 27 август көнендә архивланган.
  13. 13,0 13,1 Школа Мурада Кажлаева встречала гостей Международного фестиваля «Эта песня твоя и моя»
  14. Распоряжение Президента Азербайджанской Республик О награждении М.М Кажлаева орденом «Достлуг»
  15. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики О награждении М. М. Кажлаева «Почётным дипломом Президента Азербайджанской Республики»
  16. Распоряжение Правительства Москвы от 9 ноября 2005 года № 2240-рп «О награждении Почётной грамотой Правительства Москвы»
  17. В Дагестане отмечают 85-летие выдающегося композитора Мурада Кажлаева

Сылтамалар үзгәртү