Мунда (халык)
Мунда, адиваси — Һиндстандагы халык. Үзатамалары — хороко («кешеләр»). Мунда халыклары төркеменә карый. Һиндстанда иң эре "теркәлгән токымнар" исемлегенә керә. Аның саны — 2,03 млн кеше. Бихар штатында һәм Көнбатыш Бенгалиядә, Орисса һәм Мадхья-Прадеш штатларында яшиләр. Христианлык, Һинд дине тоталар, традицион инанычлары саклана. Килеп чыгышлары белән, мөгаен, Һиндстанның борынгы, автохтонным халкы булып торадыр.
Мунда | |
яшәү җире | |
---|---|
Теле |
{{{тел}}} |
Мунда Викиҗыентыкта |
Телләре
үзгәртүМундари телендә (мундари — хо) сөйләшәләр, австроазия телләре гаиләсенең мунда төркеменә керә. Диалектлары бар: кера мундари, нагори, тамар, хасада.
Хуҗалык
үзгәртүТөп шөгыльләр-сөрүлек, җыю, балыкчылык. Үсемлек культураларыннан дөге, кукуруз, кузаклы культуралар үстерәләр. Йорт хайваннары, дуңгызлар, кәҗәләр, буйволлар, үгезләр, сыерлар үрчетәләр. Мөгезле эре терлек, авырлык ташучы көч буларак кулланыла.
Шөгыльләре: чүлмәк ясау, зәркән, туку, бамбуктан һәм пальма яфракларыннан үрү.
Тигезлектә жирләр линияле планлаштырыла. Авыллар токым саны буенча өлешләргә бүленә. Токым зиратлары, изге урыннар, ритуаль биюләр өчен мәйданчыклар бар. Торак-планда турыпочмаклы, бер камералы. Йортларны төзегәндә кулланыла торган материаллар- бамбук, камыш, балчык. Түбәсе-ике яки дүрт авышлыклы, саламнан яки чүлмәктән. Бер түбә астында торак бина да, абзар да урнаша ала. Ир-атлар өчен традицион кием - дхоти тибындагы ботои. Хатын-кызлар биленә чите каймалы тукыма (лаханга) бәйләп йөртә.
Традицион азык-төлек-пешкән дөге, кузаклылар, кукуруз. Кушым сыйфатында үсемлек маенда кыздырылган балык һәм ит кулланыла. Сөткә тыю булган. Яраткан эчемлекләре -дөге сырасы.
Мунданың митохондриаль гаплогруппалары вариантлары тулысынча Көньяк Азия, шул ук вакытта Y-ДНК буенча Көнчыгыш Азия Y-хромосомлы О2а төркеме өстенлек итә (>60%). Киң геном тикшеренүләре мундаларның генетик ата-бабалары 20% ы Көньяк-Көнчыгыш Азиядән булуын күрсәтә. Алар лао этник төркеменә аеруча якын [1].
Әдәбият
үзгәртү- Седловская А. Н. «Мунда» // Народы и религии мира / под ред. В. А. Тишкова, М., 1998.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Mait Metspalu, Mayukh Mondal, Gyaneshwer Chaubey. The genetic makings of South Asia, 2018