Мохтар Әхтәмов (15 гыйнвар 1929 ел19 октябрь 2020 ел [1]) — тел белгече, Филология фәннәре докторы (1996), профессор (1994). 1972―2013 елларда Башкорт дәүләт университеты укытучысы. БР атказанган фән эшлеклесе (2009), БАССР атказанган укытучысы (1989), РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001).

Мохтар Әхтәмов
Туган 15 гыйнвар 1929(1929-01-15) (95 яшь)
Зиянчура районы
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Биографиясе

үзгәртү

Мохтар Хөснелхак улы Әхтәмов 1929 елның 15 гыйнварында Башкорт АССРның Зилаер кантоны[2] Башкорт Үргене авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда гади эшче, аннан хисапчы булып эшли.

1945-1947 елларда Абзан урта мәктәбендә укый һәм аны тәмамлагач, Мырзабай башлангыч мәктәбендә, Үрген балалар йортында эшли.

1950-1954 елларда армия сафында хезмәт итә. Кайткач, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә.

1959 елда аны Исәнгол урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Шул ук елда Башкортстанның Мәгариф министрлыгына инспектор итеп эшкә алына.

1961-1964 елларда Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантурада укый, аннары анда гыйльми хезмәткәр була.

1966 елда профессор Т. М. Гарипов җитәкчелегендә «Хәзерге башкорт телендә омонимнар» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1972-2013 елларда Мохтар Хөснелхак улы Башкорт дәүләт университетында эшли. 1996 елда «Хәзерге башкорт телендә сүз төзелеше» темасына багышланган докторлык диссертациясе уңышлы яклап, башкорт һәм гомуми тел гыйлеме кафедрасының профессоры була.

Галим 2020 елның 19 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат булды[3].

Гыйльми эшчәнлеге

үзгәртү

Мохтар Әхтәмовның хезмәтләре башкорт тел гыйлеме мәсьәләләренә багышланган, күбесе лексикография һәм лексикология белән тыгыз бәйле.

«Башкортча-русча омонимнар сүзлеге» (1966), «Башкорт телендәге омонимнарның аңлатмалы сүзлеге» (1986), «Башкорт теленең антонимнар сүзлеге» (1973, 1987), «Башкорт теленең морфемалар сүзлеге» (1992), «Башкорт теленең грамматика сүзлеге» (1994), «Башкорт теленең кире сүзлеге» (1999), «Башкорт теленең грамматика сүзлеге» (2007) һәм башка китаплар авторы.

Югары уку йорты укытучысы буларак, М. Х. Әхтәмов дәреслекләр һәм уку әсбаплары чыгаруда актив эш алып бара.

1978-1980 елларда «Хәзерге башкорт теле» дигән өч кисәктән торган уку әсбаплары басылып чыга.

1986 елда — «Хәзерге башкорт теле. Лексикология» исемле, 2000 елда исә — «Хәзерге башкорт теле. Кушымчалар ярдәмендә сүзьясалышы» дигән, югары уку йортлары студентларына тәгаенләнгән дәреслекләре дөнья күрә. Бу хезмәтендә галим сүзьясалышының тел гыйлеменең аерым бүлеге булуын исбатлый.

Мохтар Әхтәмов хатыны, Башкортстанның атказанган укытучысы Мәйсәрә Сәләхи кызы һәм улы, математика фәннәре докторы, БДУ профессоры Азамат белән бергә «русча-башкортча математика терминнары» сүзлеген төзеп бастыра (1982, 1993 еллар).

Мохтар Хөснелхак улы "Башкорт теленең аңлатмалы сүзлеге"н төзүдә дә катнаша. Ул 1981 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында басылган «Хәзерге башкорт әдәби теленең грамматикасы» дигән зур хезмәт авторларының берсе дә. Бу хезмәте өчен аңа СССР Халык мәгарифе буенча дәүләт комитетының премиясе бирелә.

2002 елда аның «Хәзерге башкорт теле. Лексикология, фразеология, лексикография» һәм «Хәзерге башкорт теле. Фонетика, графика, орфоэпия, морфемика, морфонология, сүзьясалышы» (автордашы — проф. Н. Х. Ишбулатов) дигән китаплары дөнья күрә.

2008 елда профессор М. Х. Әхтәмовның «Башкорт халык мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлеге» дигән фундаменталь хезмәте басылып чыга. Сүзлектә бер сүз ярдәмендә кулланылган бөтен мәкальләр, әйтемнәр бергә туплап бирелгән. Мәсәлән, "икмәк"кә бәйлеләре — 50-дән артык. Шушы нигездә алты мең төп мәкаль һәм әйтем, аларга кергән 60 мең сүз теркәлгән.

Университетта, факультетта зур иҗтимагый эшләр дә алып барган, студентларны һәрьяклы тәрбияләүгә күп көч салган профессор М. Х. Әхтәмовның хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Ул «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакяр эшчәнлеге өчен» (1945), «Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә — 50 ел» (1995) медальләре белән бүләкләнгән.

Аңа 1983 елда — Башкортстан Югары Советы Президиумының, 1999 елда Башкортстанның Мактау грамоталары тапшырыла. Мөхтәр Хөснелхак улы — Башкортстанның атказанган укытучысы, Русиянең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

М. Х. Әхтәмов — өч дистәдән күбрәк китап һәм дәреслек, 150-дән артык гыйльми хезмәт авторы.

Фәнни хезмәтләре

үзгәртү
  1. Словарь омонимов башкирского языка. / Под ред. К. М. Гарипова. — Уфа: Башҡортостан китап нәшрияты, 1966. — 141 бит. — Рец.: Латыпов Ч. Ю. Словарь омонимов башкирского языка // Советская тюркология. — 1970. — № 6. — С. 12-122; Ураксин З.Г. Башкорт теленең омонимнар сүзлеге // Совет Башкортстаны. — 1966. — 15 ноябрь; Нурмөхәммәтов М. Омонимнар сүзлеге // Башкортстан укытучысы. -1967. — № 4. — 62-63-нче битләр.
  2. Словарь антонимов башкирского языка. — Уфа: Башкортостан китап нәшрияты, 1973. -148 бит. — Рец.: Зәйнуллин М. В. Башкорт теленең антонимнар сүзлеге // Совет Башкортстаны. -1974. -14 февраль.
  3. Занимательная грамматика / Соавт.: Э. Ф. Ишбирзин, Г. М.Котлыбаева, З.Г.Ураксин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1973. — 128 бит. — Рец.: Псянчин В. Ш. Кызыклы грамматика // Совет Башкортстаны. — 1974. — 22 март; Зиннурова К. Кызык грамматика // Совет Башкортстаны. -1974. -13 август.
  4. Хәзерге башкорт теле. I кисәк. Җаваплы ред.: Н. Х. Ишбулатов. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1978. — 88 бит.
  5. Хәзерге башкорт теле: Башкорт теленең грамматикасы. II кисәк. Отв. ред.: Н. Х. Ишбулатов. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1979. — 80 бит.
  6. Кызыклы грамматика. Занимательная грамматика / Соавт.: Э. Ф. Ишбирзин, Г. М.Котлыбаева, З.Г.Ураксин. — Уфа: Башҡортостан китап нәшрияты, 1979. — 150 бит.
  7. Хәзерге башкорт теле. III кисәк. Современный башкирский язык. Ч. III. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1980. — 78 бит.
  8. Башкорт теленең морфемалар сүзлеге. Словарь морфем башкирского языка. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1982. — 272 бит. — Рец.: Шәкүр Рәшит, сүзләр һәм сүз төзелеше // Башкортстан. -1994. — 5 июль.
  9. Математика терминнары сүзлеге. Словарь математических терминов / Соавт.: М. С.Әхтәмова. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1982. -121 бит.
  10. Омонимнар сүзлеге. Словарь омонимов. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1986. — 152 бит.
  11. Хәзерге башкорт теле: Лексикология. Современный башкирский язык: Лексикология. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1986. - 136 бит.
  12. Башкорт теленең антонимнар сүзлеге. Словарь антонимов башкирского языка. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1987. — 256 бит.
  13. Башкорт теле һәм әдәбияты. Башкирский язык и литература / Соавт.: Ә.М.Сөләйманов. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1988. — 43 бит.
  14. Кызыклы грамматика. Занимательная грамматика / Соавт.: Э. Ф. Ишбирзин, Г. М. Котлыбаева, З.Г. Ураксин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1993. -168 бит.
  15. Башкорт теленең сүзлеге. I том. Словарь башкирского языка. К. I / Соавт.: И. М. Агишев, Ә.Г. Биишев, Г. Д.Зәйнуллина, З.К.Ишмөхәмәтов, Т. Х. Кусимова, Т. Ф.Карамышева, З.Г.Ураксин, У. М. Яруллина. — М.: Русский язык, 1993. — 861 бит.
  16. Башкорт теленең сүзлеге. II том. Словарь башкирского языка. К. II / Соавт.: И. М. Агишев, Ә.Г.Биишев, Г. Д.Зәйнуллина, З.К. Ишмөхәммәтов, Т. Х. Кусимова, Т. Ф.Карамышева, З.Г.Ураксин, У. М. Яруллина. — М.: Русский язык, 1993. — 814 бит. — Рец.: Зәйнуллин М. В. Тел — мәңгелек милли хәзинә // Башкортстан. — 1993. — 19 декабрь. Яубасаров Х. Х. Телчеләребезнең олы хезмәте // Агыйдел. — 1995. −180-185-нче битләр.
  17. Математика терминнары. Математические термины / Соавт.: А. М.Әхтәмов, М. С.Әхтәмова. — Уфа: Китап, 1993. — 176 бит. — Рец.: Уфа С. Семейный подряд в лексикографии // Вечерняя Уфа. -1993. -18 декабря.
  18. Хәзерге башкорт теле: Аффикслар ярдәмендә сүзьясалышы. Современный башкирский язык: Аффиксальное словообразование /Отв. ред.: М. В. Зайнуллин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1994. -196 бит.
  19. Башкорт теленең грамматика сүзлеге. Грамматический словарь башкирского языка. — Уфа: Башкортстан, 1994. — 216 бит.
  20. Хәзерге башкорт теле: сүзьясалышы. Современный башкирский язык: Словообразование. — Уфа: Гыйлем, 2000. -153 бит.
  21. Ана. Мәкальләр һәм әйтемнәр: сүзлек. Мать. Пословицы и поговорки: Словарь. — Уфа: Китап, 2002. -104 бит.
  22. Сынамышлар: сүзлек. Народные приметы: Словарь. — Уфа: Китап, 2002. -160 бит.
  23. Хәзерге башкорт теле: Лексикология, фразеология, лексикография. Современный башкирский язык: Лексикология, фразеология, лексикография / Отв. ред.: М. В. Зайнуллин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2002. — 208 бит.
  24. Хәзерге башкорт теле: Фонетика, графика, орфография, орфоэпия, грамматиканың төп төшенчәләре, морфемика, морфонология, сүзьясалыш. Современный башкирский язык: Фонетика, графика, орфография, орфоэпия, основные понятия грамматики, морфемика, морфонология, словообразование / Соавт.: Н. Х. Ишбулатов. Отв. ред. М. В. Зайнуллин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2002. — 324 бит. 2006.
  25. Омонимнар (адаш сүзләр) сүзлеге. Словарь омонимов. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2006. — 384 бит.
  26. Грамматика сүзлеге: сүз үзгәрүе. Грамматический словарь : Словоизменение. — Уфа: Китап, 2007. -176 бит.
  27. Башкорт халык мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлеге. Словарь башкирских народных пословиц и поговорок. — Уфа: Китап, 2008. — 776 бит;
  28. Календарь һәм сынамышлар. Календарь и народные приметы. / Соавт. А. М.Әхтәмов. — Уфа: Китап, 2013. — 288 бит.
  29. Грамматика современного башкирского литературного языка / Отв. ред. А. А. Юлдашев. АН ССРБ, Башк. филиал, Институт истории, языка и литературы. — М.: Наука, 1981. — 496 с. / Соавт.: З. З. Абсалямов, Т М. Гарипов, М. В. Зайнуллин, К. Г. Ишбаев, Н. Х. Ишбулатов, З. К. Ишмухаметов, Н. Х. Максютова, В. Ш. Псянчин, Г. Г. Саитбатталов, З. Г. Ураксин, А. А. Юлдашев. Рец.: Ишбердин Э. Ф. Фундаментальный труд // Советская Башкирия. — 1981.
  30. Обратный словарь башкирского языка. — Уфа, 1999. — 240 с. — Рец.: Булгаков Р. М. 06 «Обратном словаре башкирского языка» М. Х. Ахтямова и о двух вопросах башкирской лексикографии // Ядкяр. — 2000. — № 3. — С. 54-64; Шәкүр Рәшит. Кире сүзлек тә бик кирәк // Яшьлек. — 2000. -11 март.
  31. Обратный словарь татарского языка. -Уфа: Издательство Башкирского государственного университета, 1999. — 196 с. — Рец.: Миңнеәхмәтов Р. Игелекле хезмәт // Өмет. — 2000. -10 июнь.
  32. Татар теленең грамматика сүзлеге: сүз төрләнеше: Уку кулланмасы. Грамматический словарь татарского языка: Словоизменение: Учебное пособие. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2004. — 258 бит.

Диссертацияләр һәм аларның авторефератлары

  1. Хәзерге башкорт әдәби телендә омонимия проблемалары. Проблемы омонимии в современном башкирском литературном языке: Дисс. на соиск. уч. етеп. канд. филол. наук / Защищена 01.04.66. Утв. 30.07.66. МВ и ССО СССР. Институт восточных языков при Московском государственном университет им. М. В. Ломоносова.
  2. Проблемы омонимии в современном башкирском литературном языке: Автореф. дисс. на соиск. уч. етеп. канд. филол. наук / Институт восточных языков при Московском государственном университете им. М. В. Ломоносова; кафедра тюркской филологии. — М.: 1966. — 20 с.
  3. Структура слова в современном башкирском языке: Диссертация в виде научного доклада на соиск. уч. етеп. доктора филологических наук специальности 10.02.02. — Языки народов Российской Федерации -башкирский язык / Офиц. опп.: И. Г. Галяутдинов, Р. Г. Ахмедьянов, Э. Ф. Ишбердин. Защищена 14.06.96.; Утв. 20.12.96. Госкомитет Российской Федерации по высшему образованию. Башкирский государственный университет; кафедра башкирского и общего языкознания. — Уфа, 1996. — 97 с.

Курс программалары

  1. «Хәзерге башкорт теле (лексикология һәм фразеология)» курсыннан программа.
  2. Программа курса «Современный башкирский язык (лексикология и фразеология)» / Отв. Редактор: Н. Х. Ишбулатов. — Уфа: Издательство Башкирского государственного университета, 1982. — 24 с.
  3. Сопоставительная грамматика русского и башкирского языков. Программа курса. — Уфа: Издательство Башкирского государственного университета, 1994. -18 с.

Журналларда һәм җыентыкларда басылган мәкаләләре

  1. Башкорт телендәге омоним сүзләр турында. Об омонимичных словах в башкирском языке // Башкортстан укытучысы. -1960. — № 12. — 36-39 нчы битләр.
  2. Омонимнар мәсьәләсенә карата вопросу об омонимах // Башкортстан укытучысы. — 1963. — № 5. −38-41-се битләр.
  3. Омоним аффикслар. Омонимичные аффиксы // Башкортстан укытучысы. — 1964. — № 5. — 39-43-нче битләр.
  4. Грамматика кагыйдәләр җыелмасы гына түгел. Грамматика — не только свод правил // Башкортстан укытучысы. -1968. — № 4. — 33-36 нчы битләр.
  5. Грамматика кагыйдәләр җыелмасы гына түгел. Грамматика — не только свод правил // Башкортстан укытучысы. -1968. — № 6. — 38-40 нчы битләр.
  6. Грамматика кагыйдәләр җыелмасы гына түгел. Грамматика — не только свод правил // Башкортстан укытучысы. -1968. — № 10. — 35-39 нчы битләр. ;
  7. Башкорт телендә антонимнар. Антонимы в башкирском языке. Башкортстан укытучысы. — .1972. -№ 4. — 32-35-нче битләр.
  8. Антитезалар төзүдә антонимнар. Антонимы в образовании антитез // Башкорт филологиясе. Беренче китап / Отв. ред.: С.Ә.Галин, Э. Ф. Ишбирдин. — Стәрлетамак: Стәрлетамак педагогия институты нәшрияты. -1972. — 62-67 нче битләр.
  9. Башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе. Лексика и фразеология башкирского языка / Соавт.: В. Ш. Псянчин // Башкортстан укытучысы. -1973. — № 6. — 40-45-нче битләр.
  10. Гади сүзләр язылышы. Правописание простых слов // Вопросы башкирского языкознания / Под ред. А. Г. Биишева, Н. Х. Максютов, З. Г. Ураксина. — Уфа, 1973. — 167-176 нчы битләр.
  11. Кире сүзлекләр. Обратные словари // Башкортстан укытучысы. — 1977. — № 4. — 37-39 нчы битләр.
  12. Тартым категориясе турында. О категории принадлежности // Башкортстан укытучысы. — 1979. -№ 1. — 39-42-нче битләр.
  13. Фигыльләрнең ясалышы. Образование глаголов / Соавт.: М. В.Зәйнуллин. // Хәзерге башкорт әдәби теленең морфологиясе. II кисәк / Ред.: М. В. Зәйнуллин, Р. Ф. Зарипов. -Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1979. — 78-81-нче битләр.
  14. Галим М. В.Зәйнуллин. Ученый М. В. Зайнуллин // Башкортстан укытучысы. — 1984. — № 11. −48 нче бит (К 50-летию со дня рождения проф. М. В. Зайнуллина).
  15. Юлдашев Ә.Ә. һәм лексикография проблемалары. Юлдашев А. А. и проблемы лексикографии // А. А. Юлдашев и проблемы тюркского языкознания: Тезисы докладов и сообщений. — Уфа, 1990. — С. 22-25.
  16. Хәзерге башкорт телендә сүзьясалыш структурасы мәсьәләсенә карата. К вопросу структур словообразования в современном башкирском языке // Родной язык и литература: Тезисы научно-практической конференции. -Уфа, 1994.-С. 33-36.
  17. Башкорт телендә морфемалар кушылган урында морфонологик күренешләр. Морфонологические явления на стыке морфем в башкирском языке // Актуальные проблемы изучения и преподавания башкирского языка в условиях суверенитета: Тезисы докладов международной научно-практической конференции. — Уфа, 1995. — С. 64-65.
  18. Нуль аффикс турында кайбер фикерләр. Некоторые мысли о нулевом аффиксе // Республиканская научная конференция: Материалы конференции. — Уфа, 2001. — С. 217-218.
  19. Образование лексико-грамматических омонимов (омофор) в башкирском языке // Башкирская лексика / Под ред. Т. М. Гарипова. — Уфа, 1966. — С. 17-24.
  20. К подаче омонимов в «Башкирско-русско словаре» // Башкирская лексика / Под ред. Т. М. Гарипова. — Уфа, 1966. — С. 153-160.1973
  21. Омоморфемы в башкирском языке // Вопросы башкирского языкознания / Под ред. А. Г. Биишева, Н. Х. Максютовой, З. Г. Ураксина. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1973. — С. 84-97.
  22. Обратные словари и типологические исследования языков // Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР: Тезисы докладов. — Алма-Ата, 1976. — С. 247-249.
  23. О структуре корня в башкирском языке // Языкознание: Тезисы докладов и сообщений III Всесоюзной тюркологической конференции. -Ташкент: Фан, 1980. — С. 164.
  24. Словообразование прилагательных // Грамматика современного башкирского литературного языка / Отв. ред. А. А. Юлдашев. АН ССРБ Башкирский филиал. Институт истории, языка и литературы. — М., 1981. — С. 171-194. (Соавт.: Т. М. Гарипов).
  25. Словообразование существительных // Грамматика современного башкирского литературного языка / Отв. ред. А. А. Юлдашев. АН СССР. Башкирский филиал. Институт истории, языка и литературы. — М., 1981. — С. 101-117. (Соавт. Т. М. Гарипов).
  26. О структуре односложных корней в башкирском языке и его диалектах // IX конференция по диалектологии тюркских языков: Тезисы докладов и сообщений. — Уфа, 1982. — С. 148-149.
  27. Вариантность корневых и словообразовательных морфем в современном башкирском языке // Востоковедение в Башкортостане: История. Культура: Тезисы докладов международной научной конференции. — Уфа, 1995. — С. 15-18.
  28. Марат Валиевич Зайнуллин / К 60-летию со дня рождения проф. М. В. Зайнуллина // Ядкяр. — 1995. — № 2. — С. 120-121.
  29. К вопросу о структуре и звуковом составе односложных в башкирском языке // Научная конференция по научно-техническим проблемам Минобразования России: Сборник статей и тезисов. — Уфа, 1997. — С. 31-36.
  30. Башкирский ауслаут (статистико-монографический анализ) // Ориенталистика. — Уфа: Гилем, 1998. — С. 25-26.
  31. О распределении слов по грамматическим классам поданным обратного словаря // Словарь в системе филологического образования: Материалы Всероссийской научно-практической конференции. — Уфа, 2001. -С. 234-236.
  32. Марат Валиевич Зайнуллин (Краткий очерк научной, педагогической и общественной деятельности) // М. В. Зайнуллин. Библиографический указатель. — Уфа, 2001. — С. 6-10.
  33. Татар теленең кире сүзлеге. Обратный словарь татарского языка // Совет мәктәбе. 1988. — № 7. −31-32 нче битләр.

Гәзитләрдә басылган мәкаләләре

  1. Безнең тәкъдимнәр (Башкорт орфографиясе проектын тикшерү уңае белән). Наши предложения (В связи с обсуждением проекта башкирской орфографии) II Совет Башкортстаны. -1957. — 30 октябрь.
  2. Башкорт теленең омонимнары. Омонимы башкирского языка // Совет Башкортстаны. — 1966. — 7 нче октябрь.
  3. Тюркология буенча фундаменталь хезмәт. Фундаментальный труд по тюркологии / Соавт.: М. В. Зайнуллин // Совет
  4. Башкортстаны. — 1974. — 4 декабрь. (Рец. на кн.: А. А. Юлдашев. Принципы составления тюркско-русских словарей. — М.: Наука, 1972. — 416 с.)1980
  5. Фәнгә багышланган гомер. Жизнь, посвященная науке (К 80-летию известного башкирского ученого К.З, Ахмерова) // Совет Башкортстаны. -1980. -13 декабрь.

Галим турында

үзгәртү

Библиографик материаллар

  1. Азнагулов Р. Галим үзенә һәйкәл койды. Ученый отлил себе памятник: Рец. на кн: «Башкорт халык мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлеге». — Уфа: Китап. 2008. — 776 бит // Башкортстан. -2009. — 26 август.
  2. Зәйнуллин М. В. Галим М. Х. Әхтәмовка 60 яшь. Ученому М. Х. Ахтямову — 60 лет // Башкортстан укытучысы. — 1989. -№ 2. — 69 нчы битләр.
  3. Ураксин З.Г. сүзләр дөньясын үз итеп. Породивший с миром слов // Совет Башкортстаны. — 1989. — 15 гыйнвар.
  4. Зәйнуллин М. В. Әхтәмов Мохтар Хөснелхак улы. Ахтямов Мухтар Хуснуллович // Башкортстан: Кыскача энциклопедия. — Уфа: Башкорт энциклопедиясе. — 1997. — 679-680-нче битләр.
  5. Зәйнуллин М. В. Атаклы галим, абруйлы укытучы. Известный ученый, авторитетный преподаватель (Профессор М. Х. Ахтямов — 70 лет) // Башкортстан укытучысы. — 1999. — N 1. −42-43-нче битләр.
  6. Зәйнуллин М. В. Әхтәмов Мохтар Хөснелхак улы. Ахтямов Мухтар Хуснуллович (Профессор М. Х. Ахтямов — 70 лет) // Башкортстан календаре. — 1999. — 14 гыйнвар.
  7. Сөләйманов Ә.М. Юл яручы: Очерк. Пробивающий дорогу: Очерк (Профессору М. Х. Ахтямову — 70 лет) // Яшьлек. -1999. -14 гыйнвар.
  8. Ураксин З.Г. Маһир галим, абруйлы укытучы. Искусный ученый, авторитетный учитель (Профессору М. Х. Ахтямов -70 лет) // Башкортстан. -1999. — 24 февраль.
  9. Шәкүр Рәшит. Егәрле гыйлем иясе. Трудолюбивый ученый (Профессор М. Х. Ахтямову — 70 лет) // Заман. -1999. — 23 гыйнвар.
  10. Акъюлов И. Бөтен гомерен белем бирүгә багышлаган. Всю свою жизнь посвятил образовательному процессу // Башкортстан. -2009. -13 гыйнвар.
  11. Зәйнуллин М. Мактаулы галим, күренекле педагог. Уважаемый ученый, известный педагог // Башкортстан укытучысы. -2009. — № 1. — 18-19 нчы битләр.
  12. Санъяров Ф. Офык артына ниләр бар... Что скрывается за горизонтом // Ватандаш. — 2009. — № 2. −41-47-нче битләр.
  13. Шәйхисламова 3. Алтын — җирдән, галим илдән чыга. Телчеләр генә түгел, җәмәгатьчелек тә тиешле бәя бирер. Золыто дает земля, ученого — страна. Оценят не только языковеды, но и общественность // Башкортстан. — 2009. — 25 февраль.
  14. Шәйхисламова 3. Мәкальләр — милләт көзгесе. Профессор Мохтар Әхтәмовның яңа китабы дөнья күрде. Пословицы — зеркало нации. Вышел в свет новая книга Мухтара Ахтямова // Кызыл таң. — 2009 ел. — 3 апрель.
  15. Зәйнуллин М. Үргеннән башланган үр. Рубеж, начтый в Ургинке // Башкортстан. — 2014. -17 гыйнвар.
  16. Искужина Ф. Атаклы галим, абруйлы педагог. Уважаемый ученый, авторитетный педагог // Башкортстан укытучысы. — 2014. — № 1. — 16-17-нче битләр.
  17. Шәйхисламова 3. Галим камиллеккә омтыла. Ученый стремится к совершенству // Зиянчура таңнары. — 2014. — 6 февраль.
  18. Гарипов К. М. М. Х. Ахтямов — 50 лет // Знамя Октября — 1979. -15 февраля.
  19. Ахтямов Мухтар Хуснуллович // Кто есть кто в Башкирском государственном университете / Сост.: А. Н. Чуров. — Уфа: Издательство Башкирского государственного университета, 1997. — С. 55-56.
  20. Ахтямов Мухтар Хуснуллович// www.bashedu.ru/who| /main-who-a.htm
  21. Ахтямов Мухтар Хуснуллович // Известные люди башкирского народа / Сост.: Ф. Г. Хисаметдинова, З. Х. Хайруллин, Н. М. Калмантаев. — Уфа, 2000. — С. 15.
  22. Сибәгатов Р. Г. Сүз кадере, үз кадере...Цена слова... (Профессору М.Х.Ахтямову — 60 лет) // Кызыл таң. -1989. -17 январь.
  23. Галәветдинов И.Г. Почетлы профессор М. Х.Әхтәмовка — 85 яшь

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү
  • СССР Халык мәгарифе буенча дәүләт комитеты премиясе лауреаты (1988)
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1989)
  • Русия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре (2001).
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2009)
  • Башкорт дәүләт университетының почетлы профессоры(2009)

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Әхтәмов Мохтар Хөснелхак улы: биобиблиографик белешмә. 85 яшь тулу уңаеннан / төзүчеләре А. М. Әхтәмов, Р. Я. Хөснетдинова. — Уфа, 2014. — 88 бит. ISBN 978-5-7477-3704-4

Сылтамалар

үзгәртү