Эрнст Ишбирдин (20 декабрь 1934 ел24 май 2019 ел) — галим-башкорт теле белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (1990), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1995).

Эрнст Ишбирдин
Туган 20 декабрь 1934(1934-12-20)
Ишбирде, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 24 май 2019(2019-05-24) (84 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы, РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты һәм Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Эрнст Фәйзрахман улы Ишбирдин 1934 елның 20 декабрендә БАССРның Баймак районы Ишбирде руднигы бистәсендә туган.

1963 елда Башкорт дәүләт университетынтәмамлый.

1963-1966 елларда Баймак мәктәп-интернатында эшли.

1970-1976 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында укыта.

1969-1976 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, 1988 елдан бүлек мөдире.

2000 елдан Башкорт дәүләт университетында укыта.

Галим озакка сузылган авырудан соң 2019 елның 24 маенда Уфада вафат була[1].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Эрнст Ишбирдин фәнни тикшеренүләре башкорт әдәби теле тарихына, башкорт теле лексикасын тасвирлауга, шулай ук диалектология мәсьәләләренә багышланган. 150-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Башкорт әдәби теленең тарихы. — Уфа, 1993 (автордаш);
  • Башкортстан кошлары. — Уфа, 1986;
  • Башкорт теленең игенчелек һәм бакчачылык терминнары. — Уфа, 2002;
  • Историческое развитие лексики башкирского языка. — М., 1986.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1995).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Ишбирдин Эрнст Фәйзрахман улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.