Миңлегали Садретдинов

Миңлегали Садретдинов (рус. Садретдинов Минигали Гизитдинович; 30 май 1924 ел — ?) — Бөек Ватан сугышы ветераны, 1-нче дәрәҗә һәм 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры[1], Дәүләкән районы мәгариф бүлеге мөдире (19541959), СССРның югары мәктәп отличнигы, тарих фәннәре кандидаты.

Миңлегали Садретдинов
Туган 30 май 1924(1924-05-30) (99 яшь)
Ташлы-Шәрип, Имай-Кармалинский сельсовет[d], Дәүләкән районы
Ватандашлыгы  СССР
 РСФСР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт университеты, аспирантура[d] һәм тарих фәннәре кандидаты[d]
Һөнәре университет профессоры
Катнашкан сугышлар/алышлар Ветераны Великой Отечественной войны[d]

Биографиясе үзгәртү

Миңлегали Гизетдин улы Садретдинов 1924 елның 30 маенда Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны (хәзерге Башкортстан Дәүләкән районы) Ташлы-Шәрип авылында туган.

1941 елда урта мәктәпне тәмамлагач, мәктәптә физика, математика укытучысы булып эшли.

1942 елда фронтка китә. 1943 елның башында Төньяк фронтка Северодвинск районы Молотовск каласына җибәрелә. Сержант дәрәҗәсендә бүлек командиры булып хезмәт итә[1]

1943 елның азагында Калинин фронтына күчә. Калининград һәм Смоленск өлкәләрен азат итүдә катнаша.

1943 елда Смоленск өчен барган сугышта каты яралана. Фашистлардан яңа азат ителгән Калининград каласына эвакогоспитальгә җибәрелә, аннары Кытай чигендәге Сретенск каласындагы госпитальдә дәвалана.

1944 елның ноябрь аенда туган ягына кайта. Саулыгын бераз ныгыткач, военкомат юнәлтмәсе белән Дәүләкән шәһәренең икенче мәктәбендә военрук булып эшли башлый.

1945 елның август аенда шул ук шәһәрнең өченче мәктәбенә күчә. Тиздән район комсомол комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Читтән торып К. А. Тимирязов исемендәге педагогия институтының тарих факультетын белем ала.

19541959 елларда Дәүләкән районының мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Мәскәү дәүләт университеты каршындагы аспирантураны тәмамлый, Башкорт дәүләт университетында укыта, доцент.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү