Миңзәлә Хәлилова

Хәлилова (Баишева) Миңзәлә Вәсил кызы (17 август 1963 ел) — педагогик хезмәт ветераны, шагыйрь. «Мәгариф» өстенлекле милли проекты грант конкурсы җиңүчесе (2007), Башкортстанның мәгариф алдынгысы (2016), Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2020), «Дим» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе (1916), Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлекләре әгъзасы (2019), Әхияр Хәкимов исемендәге премия лауреаты (2020).

Миңзәлә Хәлилова
Туган 17 август 1963(1963-08-17) (60 яшь)
Баеш, Ишмухаметовский сельсовет[d], Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре мәктәп укытучысы, филолог, шагыйрь, язучы

Биографиясе үзгәртү

Миңзәлә Вәсил кызы Хәлилова — 1963 елның 17 августында Башкортостан Республикасының Баймак районы Баеш авылында туган. Баеш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Сибай интернат-мәктәбендә урта белем ала.19821987 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый.

1987 елдан Дәүләкән районы Коръятмас урта гомуми белем бирү мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Ул укытучылык эше белән беррәттән иҗат белән дә шөгыльләнә, район, төбәкара иҗади һәм һөнәри конкурсларда катнаша[1].

Иҗаты үзгәртү

2001 елда шигырьләр һәм мәктәп бәйрәмнәре өчен сценарийлар тупланган «Ак җилкән» исемле китабы басылып чыга.Аның шигырьләр шәлкеме «Дим дулкыннары»(2006), «Йөрәкләр аһәңе»(2007), «Ачылмаган сер»(2012), «Кояшлы яңгыр» (2017) «Күңел моңнары» (2019) җыентыкларында урын алган.2017 елда «Төштәге очрашу» хикәяләр җыентыгы нәшер ителә. Бу китапка язучының 16 хикәясе кергән. Шуларның унысы Гөлфирә Ильяс кызы Гаскәрова тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.«Агыйдел», «Шоңкар»,«Ватандаш», «ЛИФФТ» журналларында хикәяләр, шигырьләре басылып килә[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Мәгариф» өстенлекле милли проекты гранты конкурсы җиңүчесе (2007)
  • Башкортстанның мәгариф алдынгысы (2016)
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2020)
  • «Илһам чишмәләре» төбәкара шигърият фестивале лауреаты (1998), (2013)
  • Республиканың иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты конкурсында җиңеп, Башкортстан Хөкүмәте грантына һәм дипломына лаек булды (2015)
  • Әхияр Хәкимов исемендәге бүләк лауреаты (2020)

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

  • Халык язучысы Әхияр Хәкимов оештырган «Дим» әдәби берләшмәсен җитәкчесе (2019)
  • Дәүләкән районының "Ағинәйҙәр ҡоро" әгъзасы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 «Изгелек» Ғарипова Т. «Ватандаш» журналы /№9 2002 й.1-12 б.б

Сылтамалар үзгәртү

  • Цуканова Зәйфә «Писательницы Башкортостана» — Уфа: «Китап», 2019 й. — Б. 150-152-се б..
  • «Изгелек» Гарипова Т. «Ватандаш» журналы /№9 2002 й.1-12 б.б
  • Давлекановский район «Наши славные педагоги» — Уфа: «Валькирия», 2016 г.. — Б. 110.