Михаил Петрицкий
Михаил Петрицкий (укр. Петрицький Михайло Констянтинович,5 ноябрь 1865, Копычынси[d], Һусәтын бүлгесе[d], Галиция һәм Лодомерия кыйраллыгы[d], Аустрия-Маҗарстан — февраль 1921 (55 яшь), Харьков, Украина Совет Социалистик Республикасы) — җәмәгать эшлеклесе, педагог, нашир. 1902-1906 елларда милли-демократик юнәлештәге «Гайдамаки» журналы баш мөхәррире (Львов). 1907 елда Аустрия рейхсраты депутаты итеп сайлана. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Рәсәйгә (Чистай шәһәренә) тотык итеп алып кителә; 1917 елда тоткынлыктан кача.[1] 1918-1919 елларда Көнбатыш Украин Халык Җөмһүриятенең Милли радасы әгъзасы. 1920 елда бәлшәвикләр тарафыннан кулга алынып, Харковь төрмәсенә ябыла һәм шунда вафат була.
Михаил Петрицкий | |
---|---|
Туган | 5 ноябрь 1865 Копычынси[d], Һусәтын бүлгесе[d], Галиция һәм Лодомерия кыйраллыгы[d], Аустрия-Маҗарстан |
Үлгән | февраль 1921 (55 яшь) Харьков, Украина Совет Социалистик Республикасы |
Үлем сәбәбе | пневмония |
Ватандашлыгы | Аустрия-Маҗарстан ZUNR[d] Украин Халык Республикасы[d] |
Һөнәре | журналист, сәясәтче |
Сәяси фирка | Украин радикаль фиркасе[d] |