Митрофан Зверев

Митрофан Степанович Зверев (1903 елның 3 (16) апреле, Воронеж, Россия империясе1991 елның 17 ноябре, Пулково, Санкт-Петербург, ССРБ) — совет астрономы һәм астрометристы, ССРБ ФА әгъза-корреспонденты (1953).

Митрофан Зверев
Туган 3 (16) апрель 1903 яки 1903[1]
Воронеж, Россия империясе[2]
Үлгән 17 ноябрь 1991(1991-11-17) яки 1991[1]
Санкт-Петербург
Күмү урыны Пулково обсерваториясе зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 РСФСР[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре йолдызбелгеч, университет профессоры, галим
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты, Пулково обсерваториясе[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: РФА әгъза-корреспонденты[d]

Тормыш юлы

үзгәртү

1929 елда Мәскәү консерваториясен, 1931 елда Мәскәү университетын тәмамлый. П. К. Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтының өлкән фәнни хезмәткәре (ГАИШ) (1931—1938). Физика-математика фәннәре кандидаты (1938, диссертация якламыйча). ГАИШ вакыт хезмәте мөдире (1941—1945).

Бөек Ватан сугышы вакытында Дәүләт астрономия институтының 1941 елның октябреннән Свердловскка эвакуацияләнгән вакыт хезмәтен җитәкли. Сугыш башланганда ГАИШ вакыт хезмәте төгәл вакыт сигналлары чыккан бердәнбер булып кала. Свердловскка эвакуацияләнгән вакыт хезмәтенең киң тапшырулары һәм ритмик сигналлары 1944 елның июленә кадәр, ГАИШның Мәскәүгә реэвакациясенә кадәр бирелә[3].

Митрофан Зверев ГАИШның фәнни өлеш буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара (1945—1951). Физика-математика фәннәре докторы (1947). Механика-математика факультетының астрометрия кафедрасы профессоры (1948—1952). 1947 елдан Зверев СБКФ әгъзасы.

1951 елдан Пулково обсерваториясендә эшли (1951—1971 елларда — директор урынбасары), бер үк вакытта Ленинград университетында астрономия буенча лекцияләр укый (1970 елдан — әлеге университетның астрономия кафедрасы мөдире).

ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1953).

1971—1991 елларда — ССРБ ФА Төп астрономия обсерваториясе гыйльми советы секретаре (хәзер РФА Төп астрономия обсерваториясе).

Фәнни эшчәнлек

үзгәртү

Митрофан Зверевның төп фәнни хезмәтләре фундаменталь астрометриягә, вакыт хезмәтенә, алмаш йолдызларны өйрәнүгә багышланган. 1930 елларда ГАИШ 18 сантиметрлы рефракторында алмаш йолдызларны күзәтә. 1932—1975 елларда Мәскәү, Пулково һәм Сантьяго (Чили) күмәк һәм халыкара программалар буенча йолдызларның меридиан күзәтүендә катнаша. 1930 елларда Н. И. Днепровский һәм Б. П. Герасимович тарафыннан әйтелгән идеяләрне үстереп, зәгыйфь йолдызлар каталогын булдыру буенча халыкара эшләрне җитәкли. 1962—1973 елларда, Көньяк ярымшарда йолдыз нигезләмәләрен күзәтү өчен, Чилида (Серро-Эль-Робле Астрономия станциясе) астрономия экспедицияләрендә катнаша һәм оештыра. Берничә йолдызлар каталогын туплаган, шул исәптән зәгыйфь йолдызларның төп фундаменталь каталогын (Д. Д. Полохенцев белән бергә). Яңа меридиан инструменты проектын тәкъдим итә — симметрик конструкциянең фотографик вертикаль түгәрәге, анда югары төгәллек белән йолдызларның авышлыгын билгеләү башкарылган. Һаваның тигез тыгызлыгы катламнарының астрономик рефракциягә йогынтысын исәпкә алу турындагы мәсьәләне җентекләп эшләгән. Зур педагогик һәм фәнни-популярлаштыру эшләре алып барган.

Вазыйфалар һәм бүләкләр

үзгәртү
  • ССРБ ФА Астрономия советының Астрономия комиссиясе рәисе (1951—1973);
  • Халыкара астрономия берлегенең 8 нче номерлы «Позицион астрономия» комиссиясе президенты (1952—1958);
  • «Гыйлем» җәмгыятенең Ленинград өлкә оешмасы рәисе (1956—1975);
  • С. И. Вавилов исемендәге «Гыйлем» медале;
  • Зверев исеме белән 1976 елның 24 сентябрендә Кырым астрофизика обсерваториясендә Николай Черных тарафыннан ачылган кече планета (2323) Зверев аталган.

Әдәбият

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  2. 2,0 2,1 Зверев Митрофан Степанович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 89, 90. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.

Сылтамалар

үзгәртү