Минһаҗетдин Миңнегалиев

Минһаҗетдин Галиәскәр улы Миңнегалиев (1857, Кәкре Елга авылы, Мәсгут волосте, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе —1932, Жарча бистәсе, Чита өлкәсе, ССРБ) — крестьян, Самар губернасының IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

Минһаҗетдин Миңнегалиев
Туган 1857
Кәкре Елга авыл җирлеге[d], Азнакай районы, Татарстан АССР
Үлгән 1932
Читинская область[d]
Һөнәре сәясәтче

Тормыш юлы үзгәртү

Минһаҗетдин Миңнегалиев 1857 елда Самар губернасы Бөгелмә өязе Мәсгут волосте Кәкре Елга авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар, дин буенча мөселман[1]. Туган авылында мәдрәсәне тәмамлаган, рәсми рәвештә өйдә белем алган[2]. Оныгы сүзләренчә, Минһаҗетдин Коръән һәм дин гыйлемен яхшы белгән, язу һәм тәрҗемәләр белән шөгыльләнгән, ә ХХ гасыр башында Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылган[3].

Рядовой дәрәҗәсендә хәрби хезмәт иткән. Игенчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән, авыл бакалея лавкасы хуҗасы булган. Мулла. Волость старшинасы булып хезмәт иткән. 1897 елдан башлап Бөгелмә өяз земство җыелышының гласный итеп сайлана. 1898 елдан волость суды рәисе. 1905 елдан хәрби-ат участогы мөдире, 1907 елдан җир төзелеше комиссиясе әгъзасы. Авыл хуҗалыгы белән 25 дисәтинә бүлеп бирелгән җирдә һәм 97 дисәтинә үз җирендә шөгыльләнә[4], калган күчемсез милек 2 мең сумга бәяләнгән[2].

1912 елның 25 октябрендә IV чакырылыш Дәүләт Думасына Самар губернасы сайлау җыелышыннан сайлаучыларның гомуми составыннан сайланган. Мөселман фракциясе составына керә. Дума утырышларында бер тапкыр да чыгыш ясамаган. 1917 елның 14 февралендә авыру сәбәпле, Петроградка чыга алмавы хакында Думага хәбәр итә.

1930 елда Миңлегалиев хуҗалыгында берничә сыер, ике ат һәм 90 дисәтинә җир була, аның милкен 198 сум 95 тиенгә бәялиләр. Минһаҗетдин Мингалиевны улы Галиәскәр гаиләсе белән бергә кулга алганнар. Мингалеевлар гаиләсен Чита өлкәсенә Жарча бистәсендә урнашкан алтын приискка китерәләр, анда баракка урнаштыралар.

1932 елда Минһаҗетдин Миңнегалиев Жарча бистәсендә вафат була.

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Боиович М. М. Члены Государственной думы (Портреты и биографии. Четвёртый созыв. М., 1913. c. 279.
  2. 2,0 2,1 Николаев А. Б., Усманова Д. М., Миннигалеев Мингазетдин Галиаскарович // Государственная дума Российской империи: 1906—1917. Б. Ю. Иванов, А. А. Комзолова, И. С. Ряховская. Москва. РОССПЭН. 2008. С. 376.
  3. 1053 дня сержанта Мингазетдинова
  4. 4-й созыв Государственной думы: Художественный фототипический альбом с портретами и биографиями. СПб., 1913. Табл. 28..