Эквадор гимны

(Мең яшә, Ватан! битеннән юнәлтелде)

¡Salve, Oh Patria! (Мең яшә, Ватан!) Эквадор Җөмһүриятенең милли һәм дәүләт гимны. Аның көен Антонио Нойман (Antonio Neumane), сүзләрен Хуан Леон Мера (Juan León Mera) иҗат иткән. Гимн тексты һәм музыкасы, 1865-1866 елларда ук язылган булса да, 1886 елга кадәр милли гимн рәвешендә генә йөргән. Шуннан соң ул башта хөкүмәт карары белән дәүләт күләмендә кулланыла башлаган, ә тулысынча кануни кабул ителүе 1948 елга кадәр сузылган.

Эквадор гимны
исп. ¡Salve, Oh Patria! mil veses
Дәүләт  Эквадор
Басма яки тәрҗемәләре Himno Nacional del Ecuador para piano[d]
Әсәр яки аның атамасы теле испан теле
Көйязар Антонио Нойман[d]
Текст авторы Хуан Леон Мера[d]
Тональлек ми мажор[d]
 Эквадор гимны Викиҗыентыкта
Оркестр башкаруында, кыскартылган (90 секундлык) варианты
Антонио Нойман
Хуан Леон Мера

Гимнның рәсми өлеше

үзгәртү
Испан телендә Тәрҗемәсе
Coro:

¡Salve, oh Patria, mil veces!
¡Oh Patria! ¡gloria a ti, gloria a ti!
Ya tu pecho, tu pecho, reboza
Gozo y paz ya tu pecho reboza;
Y tu frente, tu frente radiosa
Más que el sol contemplamos lucir,
Y tu frente, tu frente radiosa
Más que­ el sol contemplamos lucir.

2. Los primeros los hijos del suelo
Que soberbio, el Pichincha decora
Te aclamaron por siempre señora
Y vertieron su sangre por ti.
Dios miró y a septó el holocausto
Y esa sangre fue germen fecundo
De otros héroes que atónito el mundo
Vió en tu torno a millares surgir,
a millares surgir, a millares surgir.

Coro:
¡Salve, oh Patria, mil veces!
¡Oh Patria! ¡gloria a ti, gloria a ti!
Ya tu pecho, tu pecho, reboza
Gozo y paz ya tu pecho reboza;
Y tu frente, tu frente radiosa
Más que el sol contemplamos lucir,
Y tu frente, tu frente radiosa
Más que­ el sol contemplamos lucir.

Кушымта:

Әй Ватан, мең яшә, әй Ватан!
Дан сиңа, сиңа дан!
Синең күкрәгеңдә, күкрәгеңдә —
Тынычлык һәм шатлык ил-көнгә;
Һәм синең балкышлы йөзеңнән
Кояштан күбрәк нур сибелә,
Һәм синең балкышлы йөзеңнән
Кояштан күбрәк нур сибелә.

2. Җиребезнең тәүге азатлары,
Пичинчаның* мәшһүр уллары —
Синең өчен алар кан койган,
Сине хаким итеп таныткан.
Алла кабул иткән бу корбанны,
Кальбеңә яралгы булганны,
Дөньяны алар гаҗәпләндергән,
Көрәшкә меңнәрне күтәргән,
Меңнәрне күтәргән, меңнәрне күтәргән.

Кушымта:
Әй Ватан, мең яшә, әй Ватан!
Дан сиңа, сиңа дан!
Синең күкрәгеңдә, күкрәгеңдә —
Тынычлык һәм шатлык ил-көнгә;
Һәм синең балкышлы йөзеңнән
Кояштан күбрәк нур сибелә,
Һәм синең балкышлы йөзеңнән
Кояштан күбрәк нур сибелә.

  • Пичинча (Pichincha) — бүгенге Эквадор провинциясе, XIX гасырда азатлык хәрәкәте башланып киткән төбәк.

Иле бәләкәй, гимны зур

үзгәртү

Гимн тексты 6 сигезьюллык куплеттан тора, ләкин аның икенче куплеты һәм 6 юллык кушымтасы гына рәсмиләштерелгән. Кушымтасы куплет алдыннан да, куплеттан соң да башкарыла.[1] Көньяк Американың башка илләре гимннарындагы кебек, Эквадорныкы да саллы гына (35 секундлык) сүзсез кереш өлештән тора. Бүген Латин Америкасы дип аталган зур кыйтгага, җирле халыклар хәрби көч һәм конкистадорлар тарафыннан романлаштырылгач һәм насаралаштырылгач, күп санлы алтын эзләүчеләр генә түгел, тамырларында зыялылык каны аккан кешеләр дә күчеп килә башлаган. Һәм XIX гасырда нәкъ менә шулар, тупас изүгә һәм талауга гына корылган испан һәм португал хакимлегеннән котылу өчен, табигый азатлык хәрәкәтен җитәкләгәннәр дә. Аурупа интеллигенциясе вәкилләре — турыдан-туры үзләре яки аларның укымышлы-сәләтле балалары һәм оныклары — бәйсезлек яулаган дәүләтләрнең милли символларын булдырганда бик актив һәм нәтиҗәле эшләгәннәр. Аргентина [2], Боливия[3], Уругвай[4], Парагвай кебек илләр белән беррәттән, зур испан колониясеннән аерылып чыккан Эквадор да читтә калмаган. Антонио Нойман ил башкаласы Китода туган, ләкин ул Алманиядән күчеп килгән зыялылар нәселеннән, ә үзе Эквадор милли консерваториясенең беренче директоры булган. Хуан Леон Мера, ата-анасы ягыннан испан канлы булып, ярым ятим (атасыз) үссә дә, шулай ук һөнәри галим, язучы, журналист, рәссам һәм хәтта сәясәтче дә (Котопакси провинциясе губернаторы һәм Эквадор Сенаты рәисе) булган.[5]

Гимнның кушымтасы һәм куплетлары[6]

үзгәртү
Coro:

¡Salve o Patria, mil veces!

¡Oh Patria! ¡gloria a tí!

Ya tu pecho rebosa

gozo y paz, y tu frente radiosa

mas que el sol contemplamos lucir.

1. Indignados tus hijos del yugo

que te impuso la iberica audacia,

de la injusta y horrenda desgracia

que pesaba fatal sobre tí,

santa voz a los cielos alzaron,

voz de noble y sin par juramento

de vengarte del monstruo sangriento,

de romper ese yugo servil.


2. Los primeros los hijos del suelo

que, soberbio; el Pichincha decora

te aclamaron por siempre señora

y vertieron su sangre por tí.

Dios miró y aceptó el holocausto,

y esa sangre fue germen fecundo

de otros héroes que atónito; el mundo

vió en tu torno a millares surgir.


3. De estos héroes al brazo de hierro

nada tuvo invencible la tierra,

y del valle a la altísima sierra

se escuchaba el fragor de la lid;

tras la lid la victoria volaba,

libertad tras el triunfo venía,

y al leon destrozado se oía

de impotencia y despecho rugir.

  4. Cedió al fin a fiereza española,

y hoy, oh Patria, tu libre existencia

es la noble y magnífica herencia

que nos dió, el heroismo felíz;

de las manos paternas la hubimos;

nadie intente arrancárnosla ahora,

ni nuestra ira excitar vengadora

quiera, necio o audaz, contra sí.


5. Nadie, oh Patria, no intente. Las sombras

de tus héroes gloriosos nos miran

y el valor y el orgullo que inspiran

son augurios de triunfos por tí.

Venga el hierro y el plomo fulmíneo,

que a la idea de guerra, y venganza

se despierta la heroica pujanza

que hizo al fiero español sucumbir.


6. Y si nuevas cadenas prepara

la injusticia de bárbara suerte,

¡gran Pichincha! prevén tú la muerte

de la Patria y sus hijos al fin:

hunde al punto en tus hondas extrañas

cuanto existe en tu tierra: el tirano

huelle sólo cenizas y en vano

busque rastro de sér junto a tí.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү