Маҗар фольклорында шаманчылык калдыклары
Маҗар фольклорында шаманчылык калдыклары — маҗар халкының мифологик аңы рудиментлары. Теге дөнья белән арашучылар көче ярдәмендә чынбарлыкка тәэсир итү мөмкинлегенә ышанудан, маҗар өшкерүчеләре, дәвачылары, күрәзәчеләр йолалары системасыннан гыйбарәт.
Маҗар фольклорында шаманчылык калдыклары | |
Дәүләт | Маҗарстан |
---|
Өйрәнү
үзгәртүСебер-Урал халыклары, башка төрки халыклар һәм фин-угыр халыклары мәдәнияте белән маҗар фольклорының күп үзенчәлекләре уртак. Шул җәһәттән, бу халыклар мәдәнияте белән чагыштырылып, борынгы маҗар язмалары һәм башка чыганаклар нигезендә маҗар шаманчылыгы тергезелә һәм өйрәнелә.[1][2] Маҗар һәм Себер шаманчылыгын Габор Балинт, Бенедек Баратоши-Балог, Енё Фазекаш (маҗар. Fazekas Jenő), Вильмош Диосеги тирән өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә бу юнәлештә Михай Хоппал хезмәтен дәвам итә.
Артефактлар
үзгәртүБүгенге көндә маҗар шаманчылыгы калдыкларын тасвирлаган ике сурәт билгеле.
- Мөгездән ясалган тоз савыты сурәте Маҗарстанның Хайду-Бихай вилаяте Бихарнагибайом авылында саклана[1]. Бу сурәттә, Вильмош Диосеги фикере буенча, маҗар мифологиясе баскычы күрсәтелгән[1]. Төрки, фин-угыр халыклары белән маҗарларда уртак булган яшәү агачы бу рәсемдә төп урын били.[1] Агач калкулыкта урнашкан, күк гөмбәзенә кадәр җитә, аның ике түбән һәм югары биеклекләрендә мал-туар көтүе асрала.
- "Ике талтош көрәше"ндә ике үгез кыяфәтенә кергән каһиннар (маҗар. táltos) сугышы күрсәтелә[3]. Бу сурәт мөгездән ясалган тоз савытына төшерелгән һәм Словакиянең Дунайска стреда өлкәсендәге Саррет авылында саклана.[3]
Талтошлар
үзгәртүКатолицизм кабул ителүгә карамастан, Маҗарстанда талтошлар — маҗар каһиннары — культурасы озак еллар сакланып килгән. Борынгы ышанулар буенча талтошлар түбәндә китерелгән үзенчәлекләргә ия була:
- дөньяга тешле, яки зур тешле булып туа;
- җиде яшендә талтош өйдән югала һәм күктә сихерчеләр тарафыннан төрле магия осталыкларына өйрәтелә;
- талтош көндез йоклаганда, теге дөньяга сәфәр кыла һәм, кайткач, эчәренә сөт сорый;
- талтошлар төрле җан ияләре, ешрак үгез кыяфәтенә керә.
1980-елларда Михай Хоппал кайбер маҗар авылларында сакланган шаманчылык тәҗрибәсен тасвирлый.[4]
Талтошларның төп уен коралы буларак бубен санала. Бубен ярдәмендә талтош җан ияләрен терелтә, киләчәкне күрәзәли, авыручыларны өркетә һәм мал-туарны кирәкле якка юнәлтә ала[5]. Ир кешеләр дә, хатын-кызлар да талтошлар була ала.
Босоркани
үзгәртүБосоркани (маҗар. boszorkány, boszorka) — маҗар җен карчыклары. XVI-XVIII гасырларда босорканиларга карата халык хөкем карарлары чыгарылган. Босорканилар, ышанулар буенча, иң күп яманлыкны Иван көнендә эшлиләр. Хөкем карары чыгарылганда, аклану максаты белән босорканилар үзләрен күпчелек очракта талтошлар дип исемлиләр.[6] В.Бушаков boszorka төшенчәсенең төрки телләрдән чыгышын фаразлый.[7]
Шулай да карагыз
үзгәртүПримечания
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Diószegi, Vilmos (1998) [1958]. A sámánhit emlékei a magyar népi műveltségben (in Hungarian) (1. reprint kiadás ed.). Budapest: Akadémiai Kiadó. - P.291. ISBN 963-05-7542-6.
- ↑ Hoppál, Mihály. Lehet-e népnek mitológiája? Jegyzetek a magyar mitológiáról, Folklór és közösség. Budapest: Széphalom Könyvműhely, 32. o. (1998). ISBN 963 9028 142
- ↑ 3,0 3,1 Magyar Néprajz, chapter “Természetfeletti képességű emberek – tudósok és közetítők” (people of supernatural abilities – cunning people and mediators)
- ↑ Михай Хоппал. Зазн. праця С. 101—106
- ↑ Михай Хоппал. Зазн. праця С. 107—108
- ↑ Петрухин В. Я. Мифы фино-угров. Шаман-талтош.
- ↑ Бушаков В. А. Бушаков В. А. Образ Басаврюка вповісті M.B. Гоголя «Вечір проти Івана Купала» / В. А. Бушаков // Slavica та baltika в ономастиці України.- Київ, 1999. — С. 71-73.
Әдәбият
үзгәртү- Бушаков В. А. Бушаков В. А. Образ Басаврюка вповісті M.B. Гоголя «Вечір проти Івана Купала» / В. А. Бушаков // Slavica та baltika в ономастиці України.- Київ, 1999. — С. 71-73.
- Михай Хоппал. Зазн. праця С. 101—108
- Петрухин В. Я. Мифы фино-угров. Шаман-талтош.
- Хоппал, Михай. Шаманы, культуры, знаки / Михай Хоппал; [редактор и составитель Николай Кузнецов; редактор серии Маре Кыйва; перевод Николай Кузнецов; дизайн: Андрес Куперьянов] ; Научное издательство ЭЛМ. — Тарту : Научное издательство ЭЛМ, 2015. — 239 lk. : ill. ; 21 cm. — (Sator, ISSN 1406—2011 ; 14). ISBN 978-9949-544-45-5
- Diószegi, Vilmos (1998) [1958]. A sámánhit emlékei a magyar népi műveltségben (in Hungarian) (1. reprint kiadás ed.). Budapest: Akadémiai Kiadó. - P.291. ISBN 963-05-7542-6.
- Hoppál, Mihály. Lehet-e népnek mitológiája? Jegyzetek a magyar mitológiáról, Folklór és közösség. Budapest: Széphalom Könyvműhely, 32–39. o. (1998). ISBN 963 9028 142
Сылтамалар
үзгәртү- Религия венгров 2018 елның 17 март көнендә архивланган.
- Тохтахунов, Бы. Степное родство // Мысль — республиканский общественно-политический журнал