Чапаевка һәйкәл (Самар)

Санкт-Петербургтагы Чапаевка һәйкәле белән бутамаска.

Һәйкәл
Самарда Чапаевка һәйкәл
Самарда Чапаевка һәйкәл
Самарда Чапаевка һәйкәл
Урын Самар, Чапаев мәйданы
Сынчы архитектор И. Г. Лангбард,
скульптор М. Г. Манизер
Төзелеш датасы 1932 ел
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Материал бронза

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 6310052000объект № 6310052000

Самарда Чапаевка һәйкәл (рус. Памятник Чапаеву (Самара)) — Ватандашлар сугышының каһарманы Василий Иванович Чапаевка (1887-1919) Самар шәһәренең Чапаев мәйданында, Горький исемендәге Самар дәүләт драма театры бинасы каршына куелган монумент.

Тарих үзгәртү

Һәйкәл 1932 елда Октябрь инкыйлабының 15 еллыгы уңаеннан куелган. Архитектор И. Г. Лангбард, скульптор М. Г. Манизер эше.

Һәйкәлнең Самардагы төп нөсхәсе 1932 елда Ленинградта «Монументскульптура» заводында коелган. Самарга җибәрү алдыннан аны С. М. Киров күреп ала һәм автордан Ленинград шәһәре өчен күчермәсен ясавын сорый. Лениград өчен һәйкәл күчермәсе 1932-1933 елда коела һәм хәзерге вакытта Санкт-Петербургның С. М. Буденный исемендәге элемтә хәрби академиясе алдындагы мәйданда урнашкан.

Тасвирлама үзгәртү

Һәйкәлнең гомуми биеклеге 4,5 м (аслыкның биеклеге 1,3 м һәм скульптур группаның биеклеге — 3 м). Бронза авырлыгы — 12 тонна.

Композициянең үзәгендә Василий Иванович Чапаев. Чапаевны ясау өчен В. И. Чапаевның йөзе белән әтисенә охшаган улы Александр чакырыла. Чапаев янында 7 кеше: башкорт (образ булачак шагыйрь, хәрби табиб Гайсә Йосыповка (1905-1941) карап ясалган), комиссар, матрос, ялчы, эшче, партизан, кызыл гаскәри.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү