Кызылъяр (Нуриман районы)

Кызылъяр (рус. Красная Горка) — Башкортстанның Нуриман районы үзәге. Караидел елгасының сул як ярында урнашкан. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 4280 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Кызылъяр
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Нуриман районы
Координатлар 55°11'46"тн, 56°40'2"кнч
Халык саны 4280 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5,
Телефон коды 34776
Почта индексы 452440

Авыл беренче кат 1683 елда белән искә алына. Ул вакытта анда рус крестьяннары яшәгән. Авыллары Чабаклы дип аталган. 1859 елда бирегә Минзәлә өязенең 18 җирдән татарлар килеп утыра.

1898 елда 349 йорт була, 1783 кеше яши.

Ел да 21 декабрь көнне башланган Кызылъяр базары атна буе барган.[2]

1910 елда авылда казна мәктәбе ачыла. Бинаны Габделхәй-мулла үз акчасына төзеп бирә.

1931 елда Нуриман районы төзелгәч, идарәне Кызылъярда коралар.

Демография үзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
3579 3547 4046 3805 4071 4280

2002 ел җанисәбе буенча Кызылъярда 51% татар, 33% башкорт яши.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-05-17 
  2. http://www.baigildino.ru/istoriya/nurka/sorogka(үле сылтама)
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg3.php
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php
  7. Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Чыганак үзгәртү