Куликовы Копани
Куликовы Копани (тат. Яңа Кое, рус. Куликовы Копани) — Ставрополь краеның Төрекмән районында урнашкан авылы.
Куликовы Копани / Яңа Кое | |
---|---|
Ил | Россия |
Регион | Ставрополь крае |
Район | Төрекмән районы |
Координатлар | 45°18'53.0950"тн, 43°33'40.1738"кнч |
Башлык | Альберт Сәлимҗан улы Аманбаев |
Нигезләнгән | 1864 |
Халык саны | 1293 кеше |
Милли состав | татарлар, төрекмәннәр |
Дини состав | мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 86565 |
Почта индексы | 356557 |
Куликовы Копани авыл советының идарә үзәге.
Тарих үзгәртү
1864 елда нигезләнгән.
1901—1905 елларда авылга Рязань өлкәсе Бостан авылы татарлары килеп утыра.
Халык үзгәртү
Бүгенге көндә (2013) авылда 365 хуҗалыкта 1293 кеше яши.
Авыл җирлегендә (Таврический пос. белән) исә 448 хуҗалыкта 1570 кеше яши. Милли составын татарлар (40,4 %), төрекмәннәр (31,0 %), руслар (16,6 %) тәшкил итә. Татарлар татар теленең бостан сөйләшендә сөйләшәләр.
Сылтамалар үзгәртү
- Администрация МО Куликово-Копанский сельсовет 2019 елның 31 май көнендә архивланган. (рус.)