Александр Корчёнов

Александр Иванович Корчёнов (1949 елның 4 августы, Казан1979 елның 11 августы, Днепродзержинск) — совет футболчысы, ярымсакчы. ССРБ спорт мастеры[1].

Александр Корчёнов
Туган 4 август 1949(1949-08-04)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 11 август 1979(1979-08-11) (30 яшь)
Днепропетровск өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Казан
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Пахтакәр

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Корчёнов 1949 елның 4 августында Казанда туа. «Хезмәт резервлары» (Казан) футбол мәктәбендә тәрбияләнүче, тренер — А. Дятлов. Аннары Нальчикта Н. Сентябрев һәм В. Киршта шөгыльләнә. 1969 елда Яшел Үзән шәһәренең «Б» классы командасы составында була. 1970 елда «А» (D2) классының беренче төркемендә Казанның «Рубин»ы өчен өч уен үткәрә. Шул ук елны Чебоксарның «Б» (D4) классы командасы «Энергия»гә күчә, аннан киләсе елда икенче лигада уйнаучы Нальчикның «Автомобилист»ына күчә.

1972 ел ахырында Вячеслав Соловёв аны Ташкәнтның «Пахтакәр» клубына чакыра. Биредә үл тизлекле уен, чыдамлык, тупны сайлап алуда төгәллек кебек сыйфатларын үстерә; уенны үз өстенә ала, һөҗүмгә тоташа ала. 1977 елда капитан итеп сайлана[2]. Югары лигада (1973—1975, 1978—1979) 126 матч уздыра, өч гол кертә, беренче лигада (1976—1977) — 70 матч, 9 гол.

1979 елгы ССРБ халыклары Спартакиадасында Үзбәк ССР җыелма командасы составында катнаша[3].

30 яшь тулгач бер атнадан соң Днепродзержинск янында булган авиаһәлакәттә команда белән бергә һәлак була. Казанның шәһәр зиратында җирләнгән. Ташкәнтның 1 нче зиратында кенотаф урнаштырылган[4].

Хатыны Людмила. Уллары Сергей (1970 елда туган) һәм Александр (1972 елда туган)[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Двадцать пять лет назад в авиакатастрофе погибли футболисты ташкентской команды «Пахтакор»
  2. Вспоминая «Пахтакор-79»: Александр Корчёнов
  3. : FootBook :. Сайт футбольной статистики
  4. Память. «Пахтакор-79»: Помним, Чтим, Гордимся
  5. «Пахтакор-79» — поклон Великим Игрокам

Сылтамалар үзгәртү