Сахалин: юрамалар арасында аерма
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Яңа бит: «{{Утрау |Исем = Сахалин |Акватория = Тын океан |Ил = Русия |Төбәк…» |
(аермасы юк)
|
28 апр 2015, 11:41 юрамасы
Сахалин, Сәхәлин (рус. Сахалин) — Азиянең көнчыгыш ярлары янындагы утрау. Русиянең Сахалин өлкәсе составында. Озынлыгы 948 км, киңлеге 100 кмга якын, мәйданы 76,4 мең км². Сахалинны кыйтгадан Татар бугазы аерып тора. Охот вә Япон диңгезләре диңгезләре белән юыла. Ярлар буйлап сузылган таулар (иң биек ноктасы — Лопатин тавы, 1609 м) арасында иңкү тигезлекләр урнашкан, төньяк өлеше — тигезлек. Таулар нигездә комташ, сланецлар һәм метаморфлашкан токымнардан төзелгән.
...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
---|---|
Башкала | Южно-Сахалинск |
Халык саны | 673 100 |
Сәгать кушагы | UTC+11:00 |
Җәгърафия | |
АТБ | Сахалин өлкәсе |
Ил | Россия |
Мәйдан | 72,492 км² |
ДДӨБ | 1609 метр |
Сулык | Япун диңгезе, Төньяк Тын океан |
Координатлар | 50.5°N 143°E |
Озынлык | 950 километр |
География
Климат муссонлы. Көньяк-көнбатыш яры Цусима агымы таъсирида анча илиқ. Елга 400–750 мм явым төшә. Төп елгалар — Тым һәм Поронай.
Туфраклары көлсу, сазлы һәм аллювиаль. Җир йөзенең зур өлеше урман (акчыршы, чыршы, эрбет, карагач). Көнбатыш өлешендә курил бамбуклыклары очрый. Хайваннар дөньясы Себернекенә охшаш, ләкин бераз ярлыкрак.
Тарих
Сахалин аурупалыларга 17 гасырдан мәгълүм булса да, аның утрау икәнлеге фәкать Г.И.Невельский экспедициясе вакытында (1848-49) ачыкланган. 1855 елда төзелгән Русия-Япония шартнамәсендә Сахалин ике дәүләтның уртак милке дип билгеләнгән. 1875 елда Сахалин Русиягә күчкән. Русиянең мәгълүбияте белән тәмәланган Русия—Япония сугышыннан соң төзелгән Портсмут солых шартнамәсе (1905) буенча Көньяк Сахалин (50° төньяк киңлегеннән көньяктарак) Япониягә күчте. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Берлеге составына күчкән.
Файдалы казылмалар
Утрауда ташкүмер (көнбатышта) һәм нефть (төньяк-көнчыгышта) чыганаклары бар.
Галерея
-
Охот диңгезе ярында