Марс Сафиуллин
Сафиуллин Марс Галим улы (12 март 1952 ел — 16 сентябрь 2019 ел) — биюче, югары һәм махсус урта мәктәп укытучысы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1989).
Марс Сафиуллин | |
---|---|
Туган | 12 март 1952 Кыңгыр-Мәнәвез, Бишбүләк районы, БАССР, РСФСР, СССР[1] |
Үлгән | 16 сентябрь 2019 (67 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | сәнгатькәр, биюче, укытучы |
Эш бирүче | Фәйзи Гаскәров ансамбле, Уфа дәүләт «Нур» татар театры һәм Башкорт дәүләт филармониясе |
Биографиясе
үзгәртүМарс Галим улы Сафиуллин 1952 елның 12 мартында Башкорт АССР-ының Бишбүләк районы Кынгыр-Мәнәвез авылында туган.
1970 елда Стәрлетамак каласындагы Республика мәдәни-агарту училищесын (педагоглары К. С. Цыганков, В. А. Цыпля) тәмамлагач, Бишбүләк авылындагы район мәдәният йортына методист булып эшкә килә.
Бишбүләктә эшләү дәверендә Уфада сәнгатьле үзешчән конкурсларында катнаша. 1973 елда аны Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академиягә халык биюләре ансамбленә эшкә чакыралар.
1991 елдан — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының бию репетиторы, 1995 елдан 1998 елга кадәр — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә балет солисты булып эшли.
Педагогик эшчәнлек алып бара: 1991-1995 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында, әлеге вакытта Уфа сәнгать училищесында, хореография училищесында һәм шулай ук Уфа сәнгать институтында укыта.
Марс Галим улы Сафиуллин 2019 елның 16 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[2].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкорт АССР-ның халык артисты (1989)
- Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1983)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Ушел из жизни народный артист Башкортостана Марс Сафиуллин. ИА «Башинформ», 16 сентября 2019 года(рус.)(Тикшерелгән 16 сентябрь 2019)
Әдәбият
үзгәртү- Сафиуллин М. «Я влюблен в красоту»: Беседа с народным артистым РБ М. Сафиуллин / Веда беседу Э. Мирсаяпова. // Светлый путь. — 1998. — 23 дек. — С. 4.
- Танцуй, Марс!: (О М. Сафиуллин) // Сулейманов А. Вместе краси этот мир. — Белебей, 2002. — С. 92-96.
Сылтамалар
үзгәртү- Сафиуллин Марс Ғәлим улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 10 март 2019)
- Бишбүләк районының мактаулы кешеләре: Сафиуллин Марс Галим улы 2013 елның 14 декабрь көнендә архивланган.