Мари Ил татарлары

(Мари Иле татарлары битеннән юнәлтелде)

Мари Ил татарларыРоссиянең Мари Ил Республикасында яшәүче татарларның географик бер төркеме. Күбесе урта диалектның бәрәңге сөйләшендә сөйләшәләр. Саннары 39 меңгә якын.

Күпчелек шәһәр татарлары Йошкар-Олада, Волжскта торалар, шулай ук Звенигово, Мари-Төрек, Медведево, Морки, Бәрәңге районнарында яшиләр.

Республикада 36 торак пункта татарлар күпчелекне тәшкил итә. Татар телле 19 мәктәп бар, татар мәдәнияте җәмгыяте, татар мәдәнияте үзәге эшли, газета бастырыла, телетапшыру чыгарыла[1].

Татарлар өлеше үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.