Төп менюны ачу

Марина Голуб, Марина (Мария) Григорий кызы Голуб[1] (рус. Марина (Мария) Григорьевна Голуб, 1957 елның 8 декабре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү2012 елның 9 октябре, шунда ук) — совет һәм РФ кино һәм театр актрисасы, телевидениедә тапшырулар алып баручы, РФ атказанган артисты (1995).

Марина Голуб
Marina Golub-22-4! by Alexey Nikishin 1.jpg
Туган телдә исем рус. Марина Григорьевна Голуб
Туган 8 декабрь 1957(1957-12-08)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Үлгән 9 октябрь 2012(2012-10-09) (54 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер МСАТ мәктәп-студиясе[d]
Һөнәре актриса
Балалар кызы Анастасия Голуб, театр директоры
Ата-ана
  • Людмила Голуб, актриса (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Дуслык ордены (РФ) РФ атказанган артисты
Могила актрисы Марины Голуб.jpg
Сайт http://marina-golub.ru

Commons-logo.svg Марина Голуб Викиҗыентыкта

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1957 елның 8 декабрендә Мәскәүдә туган. Әнисе — Людмила Голуб, актриса. Марина Мәскәүдә 33нче мәктәпне (1975), МХАТның мәктәп-студиясен (Виктор Монюков (Франке) классы, 1979) тәмамлаган. Мәскәүнең «Гоголь-центр» театрында беренче мәртәбә сәхнәгә чыга. 1979-1981 елларда «Москонцерт» берләшмәсендә юмор-сатира өлкәсендә эшли. 1981-1987 елларда Аркадий Райкинның миниатюралар театрында хезмәт итә. 1987-2002 елларда Мәскәү яһүд «Шалом» театрында. 2002 елдан Мәскәүнең А. П. Чехов исемендәге театрында.

КиноҮзгәртү

Кинодагы беренче мөһим роле дип, «Петрның яшьлеге» (рус. Юность Петра, режиссер Сергей Герасимов, 1980) фильмындагы Вера ролен атый. Уйнаган картиналары: «Мескен гусарны яклап сүз әйтегез» (рус. О бедном гусаре замолвите слово, 1980), «Өрәкле йорт» (рус. Дом с привидениями, 1981), «Ширли-Мырли» (1995), «Русиянең эзләү кыйраллары» (рус. Короли российского сыска, 1996), «Туй» (рус. Свадьба, 2000), «Бишенче почмак» (рус. Пятый угол, 2001), «Хәрәкәттә» (рус. В движении, 2002), «41-нең июнендә» (рус. В июне 41-го, 2003), «Вера өчен мшина йөртүче» (рус. Водитель для Веры, 2004), «Ярлы туганнар» (рус. Бедные родственники, 2005), «Корбан булып кыланып» (рус. Изображая жертву, 2006), «Капуциннар бульварыннан килгән кеше» (рус. Человек с бульвара Капуцинов, 2010) һ. б. 2000 еллар башыннан сериалларда төшә: «Дронго», «Дневник убийцы» (2002), «Маросейка, 12» (2003), «Даша Васильева 3. Любительница частного сыска» (2004), «Иван Подушкин. Джентльмен сыска-2» (2007) һ. б.

«Россия-1» телевидение каналында «Иртәнге почта» (рус. Утрення почта), «Хәерле иртә!» (рус. Доброе утро!), «Кызлар» (рус. Девчата) тапшыруларын алып бара.

2012 елның 9 октябрендә актрисаның гомере вакытсыз — юл һәлакәтендә өзелә[2].

Шәхси тормышыҮзгәртү

Беренче мәхәббәте — актер Дмитрий Золотухин. МХАТ мәктәп-студиясендә бергә укыганнар.
I ире (1986 — 1987 елларда) — бизнесмен Евгений Тройнин (1953 елда туган). Кызлары Настя.
II ире (1988 елда өйләнешкәннәр) — Волгоград университеты студенты, соңыннан актер Вадим Долгачев (1959 елгы).
III ире (ун еллап) — актер Анатолий Белый (Вайсман) (1972 елгы).
Соңгы мәхәббәте — бизнесмен Михаил Кравченко (? — 2012)[3][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 1995 — РФ атказанган артисты
  • 2008 — Дуслык ордены (РФ)

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Декабрьдә кабынган йолдызлар. Марина Голуб. «Сөембикә», 2017 ел, декабрь, 63 нче бит.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү