Маргарита Рудомино

Маргарита Ивановна Рудомино (рус. Маргари́та Ива́новна Рудомино́ 20 июнь [3 июль1900 йыл, Белосток9 апрель, 1990 ел, Мәскәү шәһәре) — совет китапханәчесе һәм китапханәчелек белгече, (1922-1973), чит ил әдәбияты китапханәсен нигезләүче һәм аның директоры (1991 елдан аның исемен йөртә).

Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  СССР
 Россия империясе
Туу датасы 20 июнь (3 июль) 1900[1]
Туу урыны Белосток, Гродно губернасы, Литва янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлем датасы 9 апрель 1990(1990-04-09)[1] (89 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Тын зираты[d]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре китапханәче
Әлма-матер МДУның җәмгыять фәннәре факультеты[d]
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре

Биографиясе үзгәртү

1901 елдан Рудоминоның гаиләсе Сарытау шәһәрендә яши, анда 1918 елда, Маргарита гимназияне тәмамлый. Мәктәп китапханәсендә эшли. 1921 елда Мәскәү шәһәренә күчеп килә. 1921—1926 елларда Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетында роман-герман бүлегендә укый.

1921 елның июлендә, аның туган апасы Е. Я. Кечлер нигез салган Нефрология институты янындагы яңа оештырылган китапханәнең мөдире итеп тәгаенләнә. 1921 елның август аенда институт бетерелә, ә китапханәсе Рудомино инициативасы һәм Халык мәгариф комиссариаты рөхсәте белән үз аллы учреждениега, неофилология китапханәсенә үзгәртелә (1924 елдан — Дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсе).

Шулай ук Рудомино совет чит телләрне укыту системасының башында тора: 1926 елда аның китапханәсе янында булдырылган Югары чит ил телләре курслары базасында 1930 елда Мәскәү яңа телләр институты оештырыла.

Бөек Ватан сугышы тәмамлаганнан соң китапханә фонды да тулылана, 1945 елның ярты елы дәвамында Германияда репарация исәбеннән әдәбият сайлау белән шөгыльләнә (бу сәяхәте өчен аңа подполковник хәрби дәрәҗәсе бирелә). Күп еллар дәвамында нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек биргән китапханә бинасы булдыру өчен көрәшә, һәм ул 1967 елда төзелә.

1964 елдан Китапханәләр ассоциациясенең халыкара федерациясе (ИФЛА) әгъзасы, 1967-1973 елларда ИФЛА-ның беренче вице-президенты, 1973 елдан — ИФЛА-ның гомерлек хөрмәтле вице-президенты. «ССРБ—Дания» җәмгыяте җитәкчесе.

1973 елда аның директоры вазифасын Людмила Алексеевна Вишни алмаштыра[2].

Китапханә эше өлкәсендә 100-дән ашу хезмәт авторы. Истәлекләр китабы өстендә эшли.

Дон зиратында җирләнгән[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (06.10.1970)

- «Хөрмәт Билгесе» ордены (04.05.1962)

- РСФСР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (09.04.1968)

Хәтер үзгәртү

- М. И. Рудомино исемендәге Бөтенрусия чит ил әдәбияты дәүләт китапханәсе (Мәскәү)

- Рудомино китап үзәге (нәшрият, Мәскәү)

Библиография үзгәртү

  • М. И. Рудомино. Моя библиотека. — М.: «Рудомино», 2000. — 303 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Рудомино А. В. Жизнь и судьба // Рудомино М .И. Книги моей судьбы. — М., 2005. — С. 12.
  3. Московские могилы. Рудомино М.И.. moscow-tombs.ru. 2019-11-13 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • М. И. Рудомино // Москва: Энциклопедия / гл. ред. С. О. Шмидт; сост.: М. И. Андреев, В. М. Карев. — М.  : Большая российская энциклопедия, 1997. — 976 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-85270-277-3.