Манакамана Мандир
Манакамана Гыйбадәтханәсе (Непал телендә:मनकामना मन्दिर) Непалның Горкха районында урнашкан һәм Парватиның инкарнациясе Һинд дине Алиһәсе Бһагватига багышланган изге урын булып тора.[1] Манакамана исеме ике сүздән тора, “мана” ягъни йөрәк һәм “камана” ягъни теләк. 17-енче гасырдан бирле ихтирам ителеп, мандирына барган дини сәфәр кылган бөтенлесенә теләкләрен чынга ашыра дип әйтелә.
Гыйбадәтханә | |
Манакамана Мандиры
मनकामना मन्दिर | |
Ил | Непал |
Төбәк / район | Горкха районы |
Дин | Парвати Алиһәсенең инкарнациясе Дурга Бхавани Алиһәсенә табыну |
Кайсы дини агымга карый | Шактизм |
Төзелеш еллары | ???—17-енче гасыр |
Урнашуы
үзгәртүМанакамана гыйбадәтханәсе Горкха шәһәрчегеннән 12 км көньякта урнашкан. Гыйбадәтханә диңгез дәрәҗәсе өстеннән 1302 м биеклектәге сыртта урнашкан һәм аннан көньякта Трисули Елгасы үзәннәре һәм көньякта Марсьянгикүренә. Гыйбадәтханәдән төньякта Манаслу-Һимачали һәм Аннапурна сыртлары күренә. Гыйбадәтханә Катмандудан якынча 140 км да урнашкан һәм анда Похарадан көнчыгышка таба автобус белән килергә була.
Риваять нигез салуы
үзгәртүМанакамана Алиһәсе риваяте 17-енче гасырда Горкха патшасы Рам Шаһ вакытына карый. Патшабикә әйтелгәнчә илаһи көчләргә ия булган, алар турында бары тик Лахан Тһапа белгән. Бер көнне патша патшабикәсен Алиһә инкарнациясенә һәм арслан формасында Лахан Тһапаны күргән. Шуны күргәч патша серле итеп үлгән. Шул вакытның йоласы буенча, патшабикә ире соңгы юлга озату утында Сати йоласын (ритуаль үзеңне яндырылуны) башкарган. Сатига кадәр патшабикә Лахан Тһапага ул якын киләчәктә янә пәйда булачак дип вәгъдә иткән. Шуннан соң алты ай узгач, фермер басуда сукалаганда ташка юлыккан. Таштан ул кан һәм сөт акканын күргән. Лахан шул вакыйганы ишеткәч, ул шунда ук таш табылган урында Һинду тантрик ритуаллар башкара башлаган, шулай итеп кан һәм сөт агуы туктаган. Бу урын хәзерге мандирның нигезләү урыны булган. Традиция буенча мандир каһине Лахан Тһапаның токымы булырга тиеш.[2]
Манакамана Даршан
үзгәртүДаршан Санскрит манзара сүзеннән килеп чыккан. Манакаманага дини сәфәр кылу һәр елны күп кеше тарафыннан эшләнә. Бу Бһагвати Алиһәсен Манакмана буларак күрергә дини сәфәр шулай итеп Манакамана Даршан дип атала. Һинд дине риваяте буенча Галәм биш космик элементтан – җирдән, уттан, судан, һавадан һәм эфирдан тора. Алиһәгә тәкъдим итүләр бу нигездә эшләнә. Табыну материаллары арасында кимендә шулар булырга тиеш:
- Абиир (vermillion)
- Кесар бадам (саф зәгъферан һәм бадәм)
- Чәчәк һәм яфраклар
- Дһуп (хушбуй)
- Дийо (май лампасы)
- Бастра (Кием, гадәттә кызыл алкышлы дип санала)
- Җимеш һәм ризык, мәсьәлән кокос һәм татлы десертлар
- Чаң
- Бетель чикләвеге һәм җаннай (изге җеп)
- Анна, бөртекләр (дөге)
- Саубһагья (кызыл кием, Чура, пота, һ.б.)[3]
Мандирда хайваннарны корбан чалу традициясе бар. Әмма соңгы вакытта Горкха Районы Мал Хезмәте Офисы аны тыйган. Манакамана даршан Дашайн вакытында (сентябрь-октябрь) вакытында һәм Нага Панчами (июль-август) вакытында иң популяр булып тора, шул вакытта тугърылар биш сәгатьтән ун сәгатькә кадәр Бһагвати Алиһәсенә дога кылыр өчен басып торалар.[1]
Мандир архитектурасы
үзгәртүМанакамана мандиры квадрат итеп ясалган һәм массив изге магнолия агачы аша күренә. Гыйбадәтханә дүрт катлы, баганалы пагода стилендәге түбәләр белән һәм квадрат пьедесталда ята. 1996 елда түбәдә латунь пластиналар урнаштырылган булган. Мандирга керү көньяк-көнбатыш юнәлештә һәм таш белән билгеләнгән.
Канат арбасы
үзгәртүЭлегрәк вакытта Манакаммана мандирга барып җитү өч сәгать буе авыр трек юл барып кына мөмкин булган. Хәзерге вакытта Куринтардан канат арбасы җайлылыга бар, ул Манакаманага Муглингтан 5 км көнчыгышта. Канат арбасы 2,8 км-ын 10 минутта яки шуннан да азрак вакытта уза. Кабель арбасы гадәттә иртәнге 9-дан кичке 5-кә кадәр эшли һәм ланч вакытында төшке аш вакытыннан беренче яртыга кадәр эшли.[3] Галиҗәнаб Таҗ Принцы Дипендра Бикрам Шаһ Дэв Манакамана канат арбасын 1998 елның 24 ноябрендә инаугурацияләгән. Канат арбасы Австриядән импортланган булган һәм йөз процент саклыкны гарантияли. Аның электр энергиясе бирелмәсә һәм автоматик операцияләнгән генераторлары бар һәм куркыныч очракта гидравлик запас этәргече бар. Канат арбасында эшләүче персонал квалификацияләнгән һәм шулай ук куркыныч очраклар өчен өйрәтелгән. Канат арбасының астагы станциясе Куринтарда (258 м биеклектә) һәм өстәге станциясе Манкаманада (1302 м) урнашкан.[2] 31 пассажир арбасы һәм 3 йөк арбасы белән сәгатенә 600-гә кадәр шәхес уза. Пассажирлар саны 6 кеше. 2013 ел "Манакамана" документаль фильмында канат арбасында төрле төркем шәхесләрнең йөрүе күрсәтелгән.
Сөйләшү
үзгәртүБәла-каза 1934 Непал–Биһар җир тетрәвеннән соң, Манакамананың көньяк-көнбатыш өлеше авыша башлаган. Гыйбадәтханәнең көмеш агач кысалары җимерелгән һәм агач кысалар шулай ук җимерелә. Гыйбадәтханәне тәэмин итүче ике колоссаль кара агач багана шулай ук торышын үзгәрткән һәм бу гыйбадәтханәнең авышуына китергән. 2011 елның 13 ноябрендә эпицентры төньяк-көнчыгышта Горкхада булган җир тетрәве гыйбадәтханә структурасын янә зәгыйфьләндергән, чөнки гыйбадәтханә нигезе җиргә баткан. Мандир янында авышлыкларда күп балчык ишелгән бу мандирга куркыныч китереп чыгарган. Археология Департаменты һәм Мәдәният Министрлыгы тарафыннан чыгарылган игълан буенча мандирны тотучы агач планкаларда термитлар күп. Суның тиешлечә юнәлмәвенә күрә мандирның кирпеч нигезенең җимерелүенә китергән. Шулай да Археология Департаменты өйрәнү офицеры раслаганча мандир төзәкләндереп булмаганчы җимерелгән һәм фактик рәвештә күчерелергә тиеш.[4] Непал хөкүмәте Манакамана мандирын төзекләндерү өчен 1 кг нан артык алтык биргән.[5]
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Sacred Sites, places of peace and power. December 15, 2012 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 Manakamana darshan. December 15, 2012 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ 3,0 3,1 Manakamana: Nepal pilgrimage sites. әлеге чыганактан 2021-02-09 архивланды. 2020-04-07 тикшерелгән.
- ↑ Manakamana temple weak at knees (November 19, 2012). 15 декабрь 2012 тикшерелде. (үле сылтама)
- ↑ Manakamana gets 1 kg gold (July 9, 2012). 15 декабрь 2012 тикшерелде. (үле сылтама)