Максут Шадаев
Мәкъсүт Шадаев, Максут Игорь улы Шадаев (1979 елның 11 ноябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — Россия сәясәтчесе, РФ санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министры (2020 елдан)[1].
Максут Шадаев | |
---|---|
РФ санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министры | |
Вазыйфага керешкән 21 гыйнвар 2020 | |
Аңа кадәр | Константин Носков |
Туган | 11 ноябрь 1979 (45 яшь) ССРБ, РСФСР, Мәскәү |
Белем | Мәскәү дәүләт социаль университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1979 елның 11 ноябрендә Мәскәүдә (вариант: Түбән Новгородта[2]) туган, чыгышы белән Түбән Новгород якларыннан, татар. 2004 елда РФ хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының Россия дәүләт социаль университетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1999—2004 елларда мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә компанияләрдә җитәкче вазифаларда эшли.
2000—2001 елларда «Аррава интернет менеджмент» компаниясенең «Эйдвайзерс» проекты белән җитәкчелек итә.
2002—2004 елларда IBSда эшли: 2002 елда интернет-карарлар кабул итү бүлегенең бизнесны үстерү бүлекчәсе башлыгы, 2003 елда бизнесны үстерү буенча директор вазифаларын башкара.
2004 елның июленнән — «Восход» ФТИ ФДУП директоры киңәшчесе.
2004—2008 елларда РФ мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры (Леонид Рейман) киңәшчесе булып эшләгән һәм дәүләт программалары, инфраструктура үсеше һәм чикләнгән ресурсны куллану департаментын җитәкләгән.
2008 елдан РФ Президенты администрациясе җитәкчесе (Сергей Нарышкин) ярдәмчесе булып эшли.
2012 елдан РФ Федераль җыенының Дәүләт Думасы рәисе (Сергей Нарышкин) киңәшчесе.
2014 елның 11 февраленнән — Мәскәү өлкәсе дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры, 2016 елның 29 сентябреннән шулай ук Мәскәү өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларында.
2018 елның 26 сентябреннән «Ростелеком» компаниясенең цифрлы платформалар буенча вице-президенты, 2019 елның февраленнән «Ростелеком»дагы вазифасы белән бергә «РТ лабс» АҖ генераль директоры вазифасында.
2020 елның 21 гыйнварында РФ санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министры вазифасына билгеләнә[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Почет ордены (РФ)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Новым главой Минкомсвязи назначили Максута Шадаева. РИА Новости, 21.01.2020(рус.)
- ↑ Айрат Хәйруллин Россия элемтә министры Максут Шадаевның татар булуын әйтте. Татар-информ МА, 22.01.2020
- ↑ Путин назначил нового министра по цифровому развитию и связи. cnews.ru, 21.01.2020(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Биография – Максут Шадаев 2021 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.(рус.)
- Путин назначил нового министра по цифровому развитию и связи(рус.)