Максим Кончаловский

Максим Петрович Кончаловский (1875 елның 1 (13) октябре, Одесса, Россия империясе1942 елынң 29 ноябре, Мәскәү, ССРБ) — рус һәм совет табибы, МДУ профессоры.

Максим Кончаловский
Туган 1 (13) октябрь 1875
Одесса, Россия империясе[1]
Үлгән 29 ноябрь 1942(1942-11-29)[1] (67 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР[1]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
РСФСР[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү университетының медицина факультеты[d] һәм Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре табиб
Эш бирүче Мәскәү император университеты[d]
Ата-ана
Кардәшләр Пётр Кончаловский[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор һәм профессор[d]

 Максим Кончаловский Викиҗыентыкта

ССРБның почта маркасы, 1975 ел: Максим Кончаловский тууына 100 ел

Тормыш юлы үзгәртү

Максим Кончаловский 1875 елда Одесса шәһәрендә танылган Россия нәшриятче һәм тәрҗемәче Пётр Петрович Кончаловский (өлкән) гаиләсендә туа. Рәссам Пётр Кончаловскийның һәм тарихчы Дмитрий Кончаловскийның абыйсы.

1899 елда Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый, анда Василий Шервинский кафедрасында укыган[2]. 1911 елда «Желудочная ахилия» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый. Василий Шервинский, Алексей Остроумов һәм Леонид Голубинин җитәкчелегендә Мәскәү университетының факультет терапия клиникасында эшли. 1912 елдан башлап приват-доцент. 1918—1928 елларда 2 нче МДУ профессоры, медицина факультеты деканы. 1929—1942 елларда башта 1 нче МДУ, ә аннары 1 нче Мәскәү Ленин ордены медицина институтында факультет терапия клиникасы кафедрасын җитәкли.

1924 елдан 1931 елга кадәр Мәскәү терапия җәмгыяте рәисе була. Мадридта һәм Парижда Халыкара медицина конгрессларында катнашучы, Мәскәүдә ревматизм буенча 4 нче конгрессны оештыручы һәм инициаторы (1934), Стокгольмда ревматизм буенча 5 нче конгресста катнашучы (1936). Үз хезмәтләрендә авыруның этиологиясе һәм патогенезы мәсьәләләрен эшләгән.

1935—1937 елларда ул өч томлык клиник лекцияләр чыгара: беренче том йөрәк-кан тамырлары авырулары авыруларына багышланган, икенчесе — ашказаны-эчәк тракты, бөер, бизнең эчке секрециясе авыруларына багышланган, өченчесе — сулыш алу авыруларына багышланган. Аның редакциясе астында 1933 елда эчке авырулар буенча дәреслек чыга. 1934 елда медицинадагы казанышлары өчен РСФСРның атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була.

Максим Петровичның фәнни хезмәтләре эчке медицинаның барлык бүлекләрен колачлый. Аның укучылары арасында — Е. М. Тареев, В. Н. Смотров, С. А. Поспелов, С. А. Гиляревский, А. Г. Гукасян һәм башка бик күп күренекле совет табиблары.

1942 елның 29 ноябрендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратына җирләнгән. 1940 елның 11 октябрендәге Указы белән Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.

Танылу үзгәртү

2012 елның 3 октябрендә Мәскәү шәһәренең территориаль берәмлекләр, урамнар, метро станцияләр, оешмалар һәм башка объектлар исемнәре буенча шәһәр ведомствоара комиссиясе 63 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, профессор Максим Петрович Кончаловский исемен бирергә карар кыла.

2017 елның февралендә Зеленоградта 3 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе шулай ук Максим Кончаловский исемен ала[3].

2017 елның 4 сентябрендә Мәскәүнең Зур Молчановка, 24 урамында Максим Кончаловскийга мемориаль такта ачыла.

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Кончаловский, Пётр Петрович (1839—1904)
  • Әнисе — Копанева Акилина Максимовна (1850—1923)
  • Хатын — София Петровна Кончаловская (Вышеславцева) (1882—1957)
    • Кызы — Татьяна Максимовна Кончаловская (1904—1971), рәссам
    • Кызы — Нина Максимовна Хлистова (Кончаловская) (1908—1994), терапевт, медицина фәннәре докторы, 1 ММИ, ССРБ АМН хезмәт гигиенасы һәм һөнәри авырулар институты профессоры,
      • Оныгы — Кончаловский, Максим Владимирович (1940), пианист һәм рәссам, Нәфис сәнгать академиясе каршындагы сәнгать иҗаты институты ректоры.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Кончаловский Максим Петрович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Шервинский Василий Дмитриевич // Москва. Энциклопедический справочник. — М.: Большая Российская Энциклопедия(рус.). — 1992., Москва, 1992 год.
  3. Больница в Зеленограде получила имя терапевта Кончаловского, archived from the original on 2021-11-23, retrieved 2021-11-22 

Әдәбият үзгәртү

  • Шульцев Г. П. М. П. Кончаловский. — М.: Медицина, 1973. — 56 с. — (Выдающиеся деятели отечественной медицины и здравоохранения).
  • Гукасян А. Г., М. П. Кончаловский и его клинико-теоретические взгляды, М., 1956

Сылтамалар үзгәртү