Мазһар Исәнбаев  (15 сентябрь 1936 ел) — галим-икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1987), профессор (1989), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2002 елдан).

Мазһар Исәнбаев
Туган телдә исем баш. Мазһар Насип улы Иҫәнбаев
Туган 15 сентябрь 1936(1936-09-15) (87 яшь)
2нче Эткол, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Институт социально-экономических исследований УНЦ РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Мазһар Насыйп улы Исәнбаев[1] 1936 елның 15 сентябрендә Башкорт АССР-ның Баймак районы Икенче Эткол  авылында туа. Атасы Исәнбаев Насыйбулла Мәхмүт улы фронтта һәлак була. Олы агасы Локман да Бөек Ватан сугышында 18 яшендә Латвиянең Приекуле каласын азат иткәндә һәлак була.

1955 елда Мазһар Насыйп улы отличие белән Темәс педагогия училищесын тәмамлый.1956 елда Башкорт дәүләт университетына укырга керә һәм аны да 1961 елда отличие белән тәмамлый. Университетның бишенче курсында укыганда өйләнә һәм, укуын тәмамлаганнан соң, хатыны Фәүзилә Лотфрахман кызы белән  Баймак каласына 1-нче урта мәктәп укытучысы булып эшкә китә. 

1963 елдан СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының икътисади тикшеренүләр бүлегендә (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Социаль-икътисади тикшеренүләр институты) эшли.

1971 елда — бүлекнең өлкән гыйльми хезмәткәре, 1973 елда  — иҗтимагый җитештерүнең нәтиҗәлелеге секторы мөдире. 1977-1981 һәм 1987-1990 елларда бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының икътисади тикшеренүләр бүлеге мөдире урынбасары да була. 

1987 елда докторлык диссертациясе яклый.

1990-1997 елларда М. Н. Исәнбаев Башкортстан Югары Советы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай социаль-икътисади проблемалар бүлеге мөдире була, бер үк вакытта 1994 елдан Башкортстан Югары Советы Рәисе киңәшчесе, 1995 елдан Башкортстан Дәүләт Җыелышы Рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе.  1998 елдан ул  Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Социаль-икътисади тикшеренүләр институтында бүлек мөдире һәм төбәк икътисады проблемалары секторы мөдире булып эшли. 

1989 елдан — профессор, 1991 елдан  — Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Россия Инженерлык академиясе академигы (1993 елдан), Россия Табигать фәннәре академиясе академигы (1994), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2002).

Исәнбаевның фәнни кызыксыну өлкәләре: төбәк икътисады теориясе һәм методологиясе. Ул икътисадның базар мөнәсәбәтләренә күчү шартларында Россия Федерациясе составындагы республикаларның хуҗалык комплексларының илдәге бердәм халык хуҗалыгы комплексының төбәк системалары буларак формалашуының методологик нигезләрен камилләштерә. Аның хезмәтләре ССРБ Министрлар Советы, ССРБ Планлаштыру буенча дәүләт комитеты каршындагы Җитештерү көчләрен өйрәнү советы, РСФСР Планлаштыру буенча дәүләт комитетының Үзәк икътисади гыйльми-тикшеренү институты, тармак фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары, СССР Фәннәр академиясе гыйльми советлары, Башкортстан Республикасының дәүләт идарәсе органнары тарафыннан файдаланыла.  

М. Н. Исәнбаев әле тагын Россия Фәннәр академиясе каршындагы икътисад фәннәре докторы һәм кандидаты гыйльми дәрәҗәләрен бирү буенча махсус советның әгъзасы,  Башкорт энциклопедиясенең мөхәрририяте һәм гыйльми-методик советы әгъзасы,  Башкортстан Фәннәр академиясенең «Ядкәр» гыйльми-гуманитар һәм иҗтимагый-сәяси журналның мөхәрририят әгъзасы. 

Гаиләсе: хатыны — Фәүзилә Лотфрахман кызы, кызы — Әлфия (1964), белеме буенча икътисадчы, ике оныгы бар.   

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1986).
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998).
  • СССР Фәннәр академиясенең, Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинетының, СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Президиумының, Россия Федерациясе «Белем» җәмгыятенең Мактау грамоталары.
  • Россия Инженерлык академиясе академигы (1993), Россия Табигать фәннәре академиясе академигы (1994), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2002)
  • Салават Юлаев ордены (2011).

Хезмәтләре үзгәртү

М.Н. Исәнбаев — 380-нән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 50 монография авторы.

    • «Дорогой науки». Издательство «Гилем». — Уфа, 2005.
    • «Методологические основы формирования и функционирования хозяйственных комплексов республик». — Уфа, 1992.
    • «Формирование лесного комплекса и охраны лесосырьевых ресурсов». — Уфа, 1992.
    • «Научные основы управления экономическим и социальным развитием Республики Башкортостан в условиях перехода к рыночным отношениям». — Уфа, 1998.
    • «Развитие реформы и становление новых экономических отношений в Республике Башкортостан». — Уфа, 2000.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. 2007 г. к. 3. Уфа.

Сылтамалар үзгәртү

  • Исянбаев Мазгар Насипович. Институт социально-экономических исследований. 2013-12-11 тикшерелгән.
  • Алла Докучаева Продолжение родословной // Общественно-политический, научно-популярный и художественный журнал «Ватандаш».