Ләйлә Ринат кызы Фазлыева (рус. Лейла Фазлыева яки рус. Фазлыева Лейла Ринатовна, 1975 елның 29 мае, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе, Кант районы, Кант бистәсе) — сәясәтче, 2018 елның 20 февраленнән Татарстан премьер-министры урынбасары. 2014-2018 елларда ТР Президенты ярдәмчесе.

Ләйлә Фазлыева
ТР вице-премьеры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 20 феврале
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Туган 29 май 1975(1975-05-29) (48 яшь)
Кыргызстан
Белем Казан (Идел буе) федераль университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1975 елның 29 маенда   Кыргыз ССР Чуй өлкәсе Кант (1998 елдан Ысык-Ата) районы Кант бистәсендә (1985 елдан шәһәр) туган. «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1997).

1996-2004 елларда Казанның Совет районы 126нчы урта мәктәбе рус теле укытучысы, директор урынбасары.

2004-2007 елларда Казанның Совет районы 15нче мәктәп директоры.

2007-2011 елларда Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары.

2011-2014 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

2014 елның октябреннән 2018 елның 20 февраленә кадәр ТР Президенты ярдәмчесе.

2018 елның 20 февраленнән ТР премьер-министрының социаль өлкәне (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният) багучы урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2009 РФ гомуми мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре
  • 2010 РФ Саклану министрлыгының мактау кәгазе
  • 2013 «РФ ЭЭМ эчке гаскәрләренә 200 ел» медале
  • 2014 «Казан шәһәре өчен намуслы хезмәт» билгесе

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү