Любовь Толкалина
Любовь Толкалина, Любовь Николай кызы Толкалина (рус. Любовь Николаевна Толкалина, 1978 елның 16 феврале, Рязань өлкәсе, Ирмеш районы, Савватьма авыл җирлеге, Михайлово) — РФ театр һәм кино актрисасы, синхрон йөзү буенча спорт мастеры.
Любовь Толкалина | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Любовь Николаевна Толкалина |
Туган | 16 февраль 1978 (46 яшь) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Рязань өлкәсе, Савватьма |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ РФ |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] |
Һөнәре | актриса |
Өйдәш | Егор Андреевич Кончаловский[d], Вячеслав Манучаров[d] һәм Саймон Басс[d] |
Балалар | кызы Мария |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://www.tolkalina.sitecity.ru/ |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1978 елның 16 февралендә Рязань өлкәсе Ирмеш районы Савватьма авыл җирлеге Михайлово авылында туган. Кече яшьтән синхрон йөзү белән мавыга. Мәктәптә укыганда судагы балалар театрында эшли. Унике яшеннән төрле спектакльләрдә катнаша. Уналты яшендә синхрон йөзү буенча спорт мастеры була. Репетиция вакытында аны реклама режиссеры күреп алып, үзенә чакыра. ВГИК актерлык факультетын (Алексей Баталов курсы) тәмамлый (1999).
1999 — 2003 елларда РФ Үзәк Армия театрында хезмәт итә.
2003 — 2007 елларда «Империя звезд» театрында.
Беренче тапкыр экранда 1999 елда «Ябылып яшәүче» (рус. Затворник) фильмындагы (режиссер Егор Кончаловский, «“Профит” продюсерлык ширкәте» ҖЧҖ) уйнаган эпизодик роле — Ирина роле белән күренә. Картина танылу алмый, шунлыктан актриса берничә ел кинода уйнамый тора.
2002 елда «Антикиллер» фильмында, 2003 елда «Антикиллер 2: Антитеррор» фильмында (режиссер Егор Кончаловский, Golden key ent/ MB prod киноширкәте) Люба ролендә уйный.
Тормышындагы төп вакыйга дип, «Мин яратам сине» (рус. Я люблю тебя) фильмында (2004, режиссерлар Ольга Столповская, Дмитрий Троицкий) уйнаган Вера Кириллова ролен атый.
Кинодан тыш, фотомодель буларак, реклама роликларында төшә, фильмнарга, мульфильмнарга тавыш яздыруда катнаша.
Гаилә хәле
үзгәртүЯзылышмаган ире (1997-2009 елларда) — кинорежиссер Егор Кончаловский (Георгий Андрей улы Михалков) (1966 елда Мәскәүдә туган). Кызлары Мария (2001)[1].
Әдәбият
үзгәртү- Февральдә кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2018 ел, февраль, 63нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Любовь Толкалина. IMDb
- Любовь Толкалина. Кино-театр.ру
- Любовь Толкалина. 2018 елның 11 май көнендә архивланган. Рәсми булмаган сайт
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Авраменко Арсений. Кончаловский и Толкалина окончательно расстались. uznayvse.ru, 16.01.2017