Лондон конвенциясе (1840)

1840 елгы Лондон конвенциясеГосманлы империясе, Россия империясе, Европа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары Босфор һәм Дарданелларның статусын билгеләүче килешү. 1831-1833 һәм 1839-1841 еллардагы Төркия-Мисыр хәрби бәрелешләре нәтиҗәсендә төзелгән.

Лондон конвенциясе
Килешү төре халыкара килешү[d]
Имзаланган 15 июль 1840
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Австрия байрагы Австрия

Алмания байрагы Пруссия
Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Төркия байрагы Госманлы империясе

Россия байрагы Россия империясе
en: Convention of London Викитекада

Тарих үзгәртү

1840 елның 3 (15) июлендә Лондонда Австрия, Бөекбритания, Госманлы империясе, Пруссия, Россия империясе вәкилләре тарафыннан имзаланган. Мисыр яклы булган Франция конвенциягә кушылудан баш тарта.

Төркия Бөекбритания, Россия империясе, Франциягә фетнә күтәргән Мисыр пашасы Мөхәммәт Галигә каршы көрәштә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Конвенция Мисыр һәм үзәк Төркия хакимияте арасында сугышны туктату шартларын игълан итә.

  • Мөхәммәт Гали сугышны туктаткан һәм үзәк Төркия хакимяитенә буйсынган очркта, төрек солтаны Габделмәҗит I аңа һәм аның токымына Мисыр өстеннән тулы хакимиятне, ә Көньяк Сүрия өстеннән гомер азагынача идарәне бирергә риза була.
  • Австрия һәм Бөекбритания флотлары Мисырдан Сүриягә гаскәр кертүне туктатырга тиеш була.
  • Дүрт ил, Төркия соравы буенча, Кара диңгез бугазларын һәм Константинопольны Мисыр гаскәре һөҗүменнән саклауны үз өстенә ала.
  • Госманлы империясенең Кара диңгез бугазлары аша чит илләрнең хәрби карабларын үткәрмәскә хокукы раслана (үзе сугышмаган вакытта һәм чит ил дипломатик миссияләренә хезмәт күрсәтүче кечкенә хәрби карабларны исәпләмичә).

Мөхәммәт Гали Европа илләренең ультиматумын кире каккач, 1840 елның 10 сентябрендә Австрия белән Бөекбритания Мисырга каршы хәрби хәрәкәтләр башлый. Сүриядәге һәм Ливандагы кайбер кабиләләр Мисыр басып алучыларына каршы баш күтәрәләр. Тиздән Мөхәммәт Гали бирелергә мәҗбүр була.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият үзгәртү

  1. Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 12. СПб., 1898; Т. 15. СПб., 1909.
  2. Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.
  3. Дранов Б.А. Черноморские проливы (Международно-правовой режим). М., 1948.
  4. Webster Ch. The foreign policy of Palmerston, 1830-1841: Britain, the liberal movement and the Eastern Question. Vol. 1-2. N.Y., 1969.
  5. Восточный вопрос во внешней политике России, конец XVIII и начало XX в. М., 1978.
  6. Daly J. Russian seapower and «The Eastern Question», 1827-41. Basingstoke, 1991.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү